Логотип Идель
Бу – тема!

АЛАРНЫ ТОРМЫШТАН СЫЗЫП ТАШЛАРГА КИРӘК: 6 ӘЙБЕР

1. Уңайсыз кием. Кайбер киемнәр бик матур булсалар да, кысарга, кырырга яки башка уңайсызлыклар тудырырга мөмкин. Алар – сезнең дошманнар. Алардан котылырга тырышыгыз.

2. Сездән көлә торган кешеләр. Кешедән көлеп үз дәрәҗәләрен күтәрергә тырыша торган кешләр бар. Тик ул сүзләрнең кемнеңдер йөрәгенә бәрүе турында алар артык уйлап тормый. Мондый кешеләр белән ничек көрәшергә соң? Иң яхшы ысул:  андыйлар белән аралашмау.

3. Мәгънәсез әйберләр. Яңа алган күлмәк кыса, ә кичә алган лампа интерьерга туры килмиме? Алайса аларны сакларга кирәкми. Сатып алып ялгышуыгызны искәртеп тормасыннар. Йә кире кибеткә кайтарыгыз, йә сатыгыз. Ә иң яхшысы: берәр нәрсә сатып алганда яхшылап уйлагыз. Ул нәрсә сезгә бик кирәкме?

4. Начар гадәтләр. Начар гадәтләрдән котылырга беркайчан да соң түгел. Барысы да кешенең үз кулында. Барысын да ул үзе сайлый.

5. Кредитлар. Кредитсыз кеше бар микән ул? Бүгенге заманда берничек тә кредитсыз булмый торган ситуацияләр бар.  Тик кайберәүләр үзләренең кредит колы икәнлекләрен аңламый да. Алар аны ихтыяҗ булмаса да ала. Беренче карашка, бу эштә бернинди дә куркырлык нәрсә юк кебек. Әмма кредит (теләсә кайсы әҗәт кебек үк) тормышыбызга начар йогынты ясый. Җилкәбездә йөк булып тора.

6. Энергияне ала торган азык-төлек. Шикәр, каһвә, энергетиклар... Балар барысы да безнең рационда була ала. Тик сезгә үзегезне яхшы хис итү өчен нәкъ менә алар кирәк булса, уйланырга җирлек бар. Ашаган, эчкән нәрсәгә бәйе булу – бик начар күренеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев