АКЫЛНЫ АЗАТ ИТҮМЕ, ӘЛЛӘ ПРОБЛЕМАЛАРДАН КАЧУМЫ? МЕДИТАЦИЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ
Кемгәдер медитация үз-үзенә якынаерга, ситуацияне үз контроленә алырга, тынычланырга һәм игътибарлырак булырга ярдәм итсә, кем өчендер ул – үз эмоцияләреннән һәм борчуларыннан качар өчен ясалма тынычлык дөньясы. Медитация чын-чынлап файдага булсын өчен нишләргә? Анысын бу язмада ачыкларбыз!
БУШ БАШ ХАЛӘТЕНӘ НИЧЕК ИРЕШЕРГӘ?
Медитация өчен бар дөньядан качып сәгатьләр буе лотос позасында утыру мәҗбүри түгел – көненә 10-15 минут тынычлыкта, үз-үзең белән элемтәдә булу да җитә. Кеше, тыныч җир табып, телефонны тавышсыз режимга күчереп, 15-20 минут эчендә рәхәтләнеп сулый, игътибарын тәннең төрле урыннарына юнәлтә һәм әкренләп бөтен уйларыннан арына.
Безнең психика игътибарны читкә юнәлтер өчен һәрвакыт сәбәп эзли – эшләнелмәгән эшләр, кемнәрнеңдер авыр сүзләре һәм стресс очраклары искә төшә. Әмма медитация вакытында кешенең төп максаты – күзәтүче роленә күчәргә: уйлардан арынып, хисләренә игътибар бирергә.
Шул максатка ирешер өчен, белгечләр төрле техникалар тәкъдим итә:
– бердән унга (йөзгә) кадәр санау;
– сулаган саен, хис-кичерелешләрнең тәннән караңгы әйбер кебек чыгуын күз алдына китерү;
– ниндидер объектны гәүдәләндерү, аның формасын, күләмен, төсен, исен күз алдына китерү;
– сулышның төрле тән әгъзаларына кадәр җитүен күзәтү;
– күк йөзенең болытлардан (уйлардан) чистарынуын күз алдына китерү.
МЕДИТАЦИЯНЕҢ УҢАЙ ЯКЛАРЫ
Димәк, кеше берничә минутка булса да бәйләнчек уйларыннан һәм авыр эмоцияләреннән ял итә, шул вакыт арасында бик күп көч, эмоциональ ресурс ала.
Әлеге практикаларны даими рәвештә кабатлаганда, кешенең концентрациясе һәм хәтере яхшырганы билгеле. Стресс гормоны кортизол кимегәч, кеше тынычлана бара, ә бу йөрәк авырулары куркынычы кимүенә китерә. Намаз, цигун, йога һәм башка рухи практикалар – шул ук медитация, алар да тынычландыру функциясен үти.
Иң зур плюс – медитация борчылу шаукымы белән идарә итәргә булыша. Шуңа күп кеше медитациягә йоклар алдыннан мөрәҗәгать итә. Әмма ул медитациянең файдасы бармы икән?
«YOUTUBE» МЕДИТАЦИЯЛӘРЕ
Йоклар алдыннан төрле видеоларга таянып әзер медитация ясаганнар яхшы белә: практиканың яртысында инде йоклап китәргә мөмкинсең.
Кемнеңдер баш миендә процесс һаман бара, ул инструкцияләргә буйсына, ә кемнеңдер, арыганлыктан, баш мие бөтенләй «сүнә».
Йоклаганда медитация тыңлауга карата төрле фикерләр бар: беренче төркем галимнәр медитациянең йокы вакытында тагын да тизрәк барганын билгеләсә, икенчеләре – йоклаганда медитация тыңлау киресенчә ардыра, дигән фикерне яклый. Әгәр син дә медитацияләр тыңлыйсың икән, күзәтеп кара: йоклаганда медитациянең файдасы бармы? Ул сине тынычландырамы, яки киресенчә «нервыландырамы»?
Шуны истә тотарга кирәк: медитацияне, син процесстта тулысынча катнашкан чакта гына, медитация дип атап була. Әгәр син уйларың белән 100% әлеге мизгелдә түгел һәм практикада синең ихтыяр көчең катнашмый икән, син медитациянең тулы көчендә кулланмыйсың булып чыга.
Шуңа өстәп, «YouTube»ка медитацияләр урнаштыручылар кликбейт исемнәр куеп, медитациядә үзләренә кулай булганны кулланалар.
Әгәр медитация бу сүзләрдән башлана икән, аңа тәнкыйди фикерләвеңне кушып кара:
1. «Беренче караудан ук – могҗизалар»;
2. «Ул сине яратачак! Сөйгән ярны үзебезгә тартып китерәбез»;
3. «Гипноз: бөтен негатив энергияне бетерәбез»;
4. «100 тапкыр тыңла һәм бөтен чирләр бетәчәк!».
МЕДИТАЦИЯ: ТИСКӘРЕ ЯГЫ
Шулай шул: дөньяның бар проблемаларын медитация белән генә чишеп булмый. Әйе, видеоның баш исемендә шулай язылган. Әйе, медитация кешеләрне борчылу һәм стресстан коткара. Әмма медитацияне «тылсымлы дару» кебек кабул итүдән мәгънә юк – соңыннан барыбер реаль тормышка кайтырга туры киләчәк.
Онытмагыз: медитация психологик проблемаларның тамырына төшеп җитә алмый, аның максаты да ул түгел. Үзебезнең дәваланмаган өлешләребез белән элемтәгә керер өчен башка инструментлар бар – һәм хәзерге гасырда алар бик якын: психологик ярдәм, үзанализ өчен материаллар, төрле терапия алымнары.
Теги: психология
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев