Бу – тема!
АКЫЛ ТЕШЕ КУРКЫНЫЧМЫ?
Акыл теше. Сүзен ишетүгә үк калтыратып куя, әйеме? Өстәвенә аның турында меңләгән миф йөри. Әйдәгез, бергәләп шуларны ачыклап карыйк әле ;-) Акыл теше чыга башлаганчы, чанаңны җәйдән әзерләп куй.
Акыл теше башкаларыннан күпкә соңрак чыга торган гап-гади тешләр. Алар – рудимент, ягъни бүгенге көндә организмыбызга кирәк түгел. Ә хәзер мифларга күчик:
1 миф. Акыл теше яшүсмер чакта чыга башлый.
Бу бик үк дөрес түгел: гадәттә, әлеге тешләр 18-25 яшләрдә чыга. Ә кешелекнең 10-15%ында бу тешләр бөтенләй чыкмый ала. Кайберәүләрдә 1-2се чыгып, калганнары чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә норма булып авызда 28–32 теш булуы санала.
2 миф. Акыл теше чыккан вакыттагы авыртуга түзәргә кирәк.
Әлеге тешләр чыкканда һәр кеше диярлек дискомфорт тоя. Тән температурасы 1-2 градуска күтәрелә, казналыклар авырта. Әгәр уртлар (десна) һәм казнылыклар бик нык авыртса, уртлардан кан яки үлек чыкса, яңаклар шешсә, түзеп йөрергә кирәкми. Вакытында табибка мөрәҗәгать итү мәслихәт.
3 миф. Акыл тешен алдырырга кирәк. Чыккан вакытта ук алдырсаң тагын да яхшы.
Акыл теше гадәти тешләрдән берни белән дә аерылмый. Әгәр дөрес итеп чыксалар һәм комачауламасалар, аларны алдырырга кирәкми.
4 миф. Акыл тешен алдыру куркыныч, авыр һәм авыртулы уза.
Бүгенге заманда теш алдыру алай ук куркыныч вакыйга түгел. Аны алдыру күп дигәндә 1-3 минутка сузылачак. Тешне алдырганнан соң ашамаска киңәш ителә. Кайнар эчемлекләр эчәргә, теш алган урынга тел белән кагылырга ярамый. Табиб киңәшләрен вакытында үтәгәндә яра 5-7 көн эчендә төзәлә.
5 миф. Акыл тешен дәвалап тормыйлар, алдыралар гына.
Юк, монысы да дөрес түгел. Бу тешләр кариеска тизрәк бирешүчән , әмма аларны дәваларга мөмкин.

Нәтиҗәләр ясар чак җитте:
- Рудимент булсалар да, акыл тешләре авыртусыз, дөрес чыккан очракта бернинди дә зыяны юк һәм башка тешләрдән алар әллә ни аерылмый.
- Акыл тешләр чыккан вакытта еш кына авырттырып чыга. Әгәр әлеге авырту көчле булса, температура күтәрелсә, кан һәм үлек чыкса, вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Акыл тешен алдыру мәҗбүри түгел. Әгәр алар комачауламаса, тияргә кирәкми.
- Тешне алдырырга туры килсә, табиб киңәшләрен үтәү мөһим. Барысын да дөрес эшләгәндә теш урыны тиз төзәләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
Нет комментариев