АКЧА ЯНЧЫГЫНДА НӘРСӘЛӘРНЕ САКЛАРГА ЯРАМЫЙ?
Берәр нәрсәне кая куярга белмәсәгез, сез дә акча янчыгына саласызмы? Акча янчыгы дип аталса да, күбебез анда нәрсә генә сакламый. Кайбер нәрсәләрне анда сакламаска киңәш ителә, чөнки моның ахыры начар тәмамланырга мөмкин. Нәрсәләрне акча янчыгында сакларга ярамый соң?
1. Банк карталарының пин-кодлары.
Ни өчен икәнен болай да аңлагансыздыр. Әмма күп кеше һаман да акчаны “кәшилүк”тә саклавын дәвам итә.
2. Парольләр.
Сайт, социаль челтәрләрдән логин, парольләрне истә калдырырга киңәш ителә. Калдырып булмаса, пароль язылган кәгазьне акча янчыгында сакламагыз. Әгәр хакерлар сезнең почтагызга керсә, социаль челтәрләрдә парольләрегезне дә үзгәртә ала. Аннан алардагы дусларыгызга сезнең исемнән акча сорап яза башларга мөмкиннәр.
3. Банк карталары.
Күз алдыгызга китерегез: сезнең акча янчыгын урладылар ди. Ә анда бөтен банк карталары бар иде. Карталарны яңадан чыгарту, акчаларны салдыру гына да күпме вакытны алачак...
4. Кәгазь акча.
Хәзер карталарны бөтен җирдә дирялек кабул итәләр. Шуңа күрә акча янчыгында зур суммада кәгазь акча йөртмәскә тырышыгыз. Урласалар, бөтен акчадан берьюлы колак кагачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев