Бу – тема!
"АЧЫЛЫШ"НЫ АЧТЫЛАР
"Ачылыш" олимпиадасы, башка фән ярышларыннан аермалы буларак, фундаменталь фәннәргә багышланган. Бирегә катнашучылар проектлары белән бергә килә. Һәм үзе генә катнашмый: алардан командалы фәнни эш сорала.
Олимпиаданың географиясе шактый киң. Бирегә Казахстан, Төрекмәнстан, Рәсәйнең 15 төбәгеннән (Ингушетия, Оренбург, Ярославль, Кострома, Белгород, Ульяновск, Чиләбе, Тамбов, Новосибирск өлкәләре, Санкт-Петербург, Марий Эл, Чувашия, Крым Республикалары), Татарстанның 25 муниципаль районыннан мәктәп укучылары килгән. Тик катнашырга теләк белдергән 173 команданың нибары 34 генә "Ачылыш"та очрашу бәхетенә иреште.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов та катнашучыларны сәламләде.
— Татарстанның олимпиадалар үткәрү өлкәсендә дә, аларда катнашу буенча да тәҗрибәсе зур. Рейтинглар шулай күрсәтә: Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң без өченче баскычта. Сәләтле яшьләребезгә, яшь укытучыларыбызга һәрвакыт ярдәм итәргә әзербез! "Ачылыш"ны уздыру да күңелле бер традициягә әверелер дип өметләнәм.
Хәзер берничә көн дәвамында катнашучылар үзара көч сынашачак. 10-нчы ноябрь көнне алар физика, математика, биология һәм химия олимпиада биремнәрен чишсә, 11-нче ноябрьдә проектларын жюри әгъзалары алдында яклаячак. 12-се — кейс-тур, 13-е җиңүчеләр билгеләнеп өйләренә таралачак.
Уңышлар сезгә, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев