АЧУНЫҢ УҢАЙ ЯКЛАРЫ
Явыз, ачулы булу кеше холкының тискәре яклары дип санала. Ләкин ниндидер вакытларда ул якларны чыгармый берничек тә мөмкин түгел. Психологлар әйтүенчә, кайбер очракларда ачуны чыгару файдалы гына. Ни өчен икәнен беләсең килсә, язманы алга таба укы.
АЧУНЫ ЧЫГАРУ:
1. Тынычландыра
Кычкыргач, кемгә дә булса ачуыбызны чыгаргач, без тынычланып калабыз. Барысын да эчкә җыеп бару сәламәтлеккә зыян китерә, нервларны какшата. Тик барыбер чамасын белеп кенә ачуланырга киңәш итәм. Башкаларның хисләре турында да онытмаска кирәк.
2. Максатка ирешергә булыша
Нәрсә дә булса килеп чыкмаса, без эчтән ярсый башлыйбыз. Ә ярсу алга таба теләккә ирешү өчен энергия бирә. Усал кеше барысына да ирешә дигәнне ишеткәнең бармы?
3. Эшнең нәтиҗәлелеген арттыра
Ә бу инде икенче пункттагы сүзләрнең дәвамы. Явызлык, ачу аркасында кайберәүләр ат кебек эшли башлый һәм зур-зур нәтиҗәләргә килә, һәм монда кемгә карата ачу саклавың бөтенләй дә мөһим түгел.
4. Көчлерәк, тәвәккәллерәк итә
Ачулы кеше юлында бернинди киртәләрне дә күрми, чөнки ул аларны юк итеп бара. Кызган кешегә үз фикерен җиткерү дә җиңелрәк бирелә. Бу вакытта ул башкалар нәрсә дип әйтер икән, дип уйлап тормый.
5. Нәрсә теләгәнеңне ачыкларга булыша
Ачуын чыгарган вакытта кеше үзенең тормышында нәрсә дә булса дөрес түгеллеген ачыклый. Шулай итеп, ул кинәт яратмаган эшеннән китәргә, теләмәгән кешесе белән аралашуын өзәргә, хәтта башка җиргә күченеп китәргә дә мөмкин.
Тик менә артыгын ярсып китү бер дә файдага түгел. Бигрәк тә иң якын кешеләреңә ачуыңны чыгарсаң, аларны мәңгегә үпкәләтүең бар. Бәлки сиңа ачулы чагыңда ялгызың калып, рәхәтләнеп кычкырып яисә бокс грушасына суккалап карау ярдәм итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев