Логотип Идель
Бу – тема!

«АҖАГАН 2.0» УЕНЫ: КАГЫЙДӘЛӘР ҺӘМ УЕНЧЫЛАР ТУРЫНДА СӨЙЛИБЕЗ

Татарстанда илкүләм үткәрелүче «Аҗаган 2.0» («Зарница») хәрби-патриотик уеннары дәвам итә. Быел анда барлыгы 82 меңләп укучы катнашуы көтелә. Бу язмада уенның төп кагыйдәләре һәм уенчылары белән таныштырырбыз. 

«Аҗаган 2.0» – цифрлы технологияләр кулланып үткәрелүче масштаблы хәрби-патриотик уен. Ул һәр балага кыюрак, көчлерәк, җаваплырак булырга һәм тактик фикер йөртергә өйрәтә торган уен булып санала. «Аҗаган» уены – мәктәпләрдә үткәрелүче иң яраткан уеннарның берсе. 

«Аҗаган 2.0»да 7-17 яшьлек мәктәп укучылары һәм 18-21 яшьлек колледж, техникум укучылары дүрт яшь категориясендә командалар белән ярышалар. Быел «Аҗаган 2.0» берничә этапта узачак – мәктәп (сайлап алу), муниципаль, зона, төбәк, округ, федераль этаплар. Уен «Беренчеләр хәрәкәте» канаты астында уза. 

Командалар строй әзерлеге, хәрбиләштерелгән эстафета, Россия дәүләтчелеге һәм хәрби тарихы нигезләре, тактик медицина, ут әзерлеге, радиация, химик һәм биологик саклык, экстремаль шартларда исән калу, тактик әзерлек һәм урында тактик уен буенча сынаулар узачак. 

Команда составында 10 укучы – 8 егет һәм 2 кыз. Алар һәрберсе үз рольләрен башкара – командир, штурмовик, медицина хезмәткәре, сапер, БПЛА операторы, хәрби корреспондент, политрук. Алар нәрсә өчен җаваплы һәм нинди осталыкларга ия булырга тиеш? Әйдәгез, һәрберсен аерым карап үтик.

  • Командир (1 уенчы) – гомуми җитәкчелек һәм бөтен отрядның гамәлләрен координацияләү өчен җавап бирүче төп фигура. Ул стратегик карарлар кабул итә, командадашлары алдына бурычлар куя, максатларның үтәлеше өчен җаваплы. 

  • Штурмовик (2 уенчы) – кискен ситуацияләрдә тиз арада карарлар кабул итәргә, маневрлар ясау күнекмәләренә ия булырга һәм хәрби өстенлекне саклап калу өчен тырышырга, коралны дөрес тәртиптә җыя һәм сүтә белергә тиеш.

  • Сапер (1 уенчы) – уен маршруты буенча хәрәкәт итү өчен команданың куркынычсызлыгын тәэмин итә, разведка, шартлаткычларны зарарсызландыруны гамәлгә ашыра. Ул инженерлык җиһазларын белергә тиеш. 

  • Медицина хезмәткәре (2 уенчы) – беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм аларны эвакуацияләү өчен җавап бирә. Ярдәм күрсәтү буенча белем һәм күнекмәләргә ия булырга, җәрәхәтләрне тиз диагностикалый белергә, кан китүне туктатырга,  шиналар салырга, шулай ук тактик хәлне исәпкә алып, куркынычсыз эвакуацияне оештырырга тиеш. 

  • БПЛА операторы (2 уенчы) – һава разведкасын алып бару, мәгълүматларны командирга оператив тапшыру өчен җаваплы. БПЛА операторы команда гамәлләрен планлаштыруда, куркынычсыз маршрутлар һәм эвакуация нокталарын сайлауда төп роль уйный.

  • Хәрби корреспондент (1 уенчы) – оператив рәвештә төп вакыйларны терки, интервьюлар үткәрә, фото һәм видеоматериаллар әзерли. Ул фейк мәгълүмат таралуга каршы тора һәм командование белән сугышчылар арасында мәгълүмати хезмәттәшлекне тәэмин итә. 

  • Политрук (1 уенчы) – командадагы югары мораль рухны, дисциплинаны саклау өчен җаваплы. Катнашучы хакерларның төрләрен, киберкуркынычсызлык нигезләрен, компьютер криминалистикасы һәм һөнәри программалаштыру өлкәсендә күнекмәләргә ия булырга тиеш.

Инде мәктәп этаплары тәмамланып та килә. 1-31 март көннәрендә катнашучыларны муниципаль этаплар көтә. Зона ярышлары 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Казан, Алабуга һәм Яр Чаллыда узачак. Төбәк этабы май аенда Казанда көтелә. Алга таба округ дәрәҗәсенә чыгу өчен өлкән яшьтәге 3 категориядә җиңүче командалар көч сынашачак. Кечкенәләр өчен бу этап финал этабы булачак.

Аннары өлкән командалар җәйге җыеннарга юл тотачак һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасындагы ярышларның Округ этабында Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак. Уенның финалы 2025 елның сентябрендә узачак.

Фото: «Беренчеләр хәрәкәте» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев