843 САНЫ - «АК БАРС»НЫҢ ЯҢА БРЕНДЫ?
Дүшәмбе көнне «Ак Барс» хоккей клубының социаль челтәрләрендә бер кызыклы видео барлыкка килде. Соңрак «Ак Барс» үзенең Вконтакте һәм Инстаграмында төп фотоны «843» дип язылган фотога үзгәртте. Бар җанатарлар да аптырашта калдылар, ә клуб интриганы суза килде.
Һәм, ниһаять, «Ак Барс» бик кызыклы видео кертеп, барыбыз да баш ваткан санның серен ачты.
843 саны хоккей клубының яңа креатив концепциясе икән! Нигә 843? Бергәләп ачыкларга тырышырбыз.
« 843 саны “Ак Барсны” шәһәр, җанатарлар белән тыгыз бәйләнештә тотачак һәм клубны яңа информацион эрага алып чыгачак.
Алдагы ике сезон барыбызга да таныш #айда хэштеге буенча үткән иде, әлеге гади слоган клубка җанатарлар белән бер телдә сөйләшү мөмкинлеген бирде. Хәзер “Ак Барс” клубы дөнья белән бер адым ясый һәм яңа чорга керә.
Яңа информацион технологиялар дөньяда күбрәк чагылыш таба, ә Татарстан Россиянең әлеге өлкәсендә алдынгы бара. Электрон хөкүмәт, Иннополис, IT-парк, “Татнефтьне” цифрлаштыру – булар барысы да заманча, уңышлы республиканың үсешенә ярдәм итә торган проектлар.
“Ак Барс” - Татарстанның символларының берсе, клубның бурычы – республиканың үсеше артыннан күзәтү һәм үз өлкәдә новатор булу. Казан КХЛда беренче булып аудитория белән яңа форматта аралашачак.
843 – Казанның телефон коды, шәһәрдә иң популяр һәм танылган сан берлеге.
Күп еллер элеге комбинация көндәлек рәвештә башкаланың яшәүчеләрен бәйләп килә, һәм хәзер әлеге код хоккейчыларны, җанатарларны һәм бар республиканы “Ак Барс” онлайн платформасында берләштерәчәк.
Яңа концепция “Ак Барс”ның брендына әйләнәчәк, ул махсус атрибутикаларда һәм комаданың яңартылган формасында булачак» , - дип хәбәр итә «Ак Барс» хоккей клубының официаль сайты.



Алсу ГЫЙЛЬМАНОВА
фотолар "Ак Барс" хоккей клубының инстаграм битеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев