Бу – тема!
6 ГАДИ ҺӘМ СӘЕР КҮНЕГҮ
Иҗади мөмкинлекләрне арттыра торган 6 гади һәм сәер күнегү тәкъдим итәбез.
Укучылага мәктәптә иң ошамаган әйбер нәрсә? Әлбәттә инде артык җитди укытучылар һәм аларның “шулай кирәк булганда шулай эшлисез” дип торулары.
Ә бит укучылар дөньяны башкача күрә: алар кагыйдәләрне бозарга, яңача эшләү алымнары кулланырга ярата.
Рәсем ясый-ясый кысалардан чыгу һәм дөньяны башкача күрергә өйрәнү серләрен Британиянең дизайн буенча югары мәктәбе мөгаллиме Юлия Степанова ача.
Мәгънәсе: рәсем ясаучы белән кәгазь арасындагы ераклыкны арттыру, шуның аша иҗади мөмкинлекләрне дә үстерү.
Әлеге техника ярдәмендә объектларны түгел, ә алар арасындагы аралыкны ясау күздә тотыла. Бу күнегүләр аша кешенең абстракт уйлау мөмкинлеге арта. Декорацияләр урынына яңа өзгән һәм кипкән чәчәкләр кулланырга мөмкин.
Берәр җирлекнең атмосферасын ясау бик авыр эш: моның өчен тою органнарының барысын да эшкә җигәргә кирәк булачак. Күз белән күреп булган мәгълүматтан тыш тавыш, ис һәм хәтта температураны да сурәтләү гаять катлаулы, әмма мөһим эш.

1. Big Draw — тән белән сурәт ясау. Пумаланы тотып ат та, уч төбең, җилкәң, аяк үкчәсе белән ясап кара.
2. Коралсыз булмый дисәң, аның урынына җеп, губка, йә чүпрәк кулланырга мөмкин.
3. Мольберт каршында аркаңны төз тотып рәсем ясауларны читкә куй, ятып, йә булмаса биеп яса.
4. Боларга өстәп, күзләрне бәйләп, кәгазьгә артың белән утырып та ясап карарга мөмкин.
5. Таяк белән сурәт ясау.
Мәгънәсе: рәсем ясаучы белән кәгазь арасындагы ераклыкны арттыру, шуның аша иҗади мөмкинлекләрне дә үстерү.
6. Негатив тирәлек.
Әлеге техника ярдәмендә объектларны түгел, ә алар арасындагы аралыкны ясау күздә тотыла. Бу күнегүләр аша кешенең абстракт уйлау мөмкинлеге арта. Декорацияләр урынына яңа өзгән һәм кипкән чәчәкләр кулланырга мөмкин.
7. Атмосфераны ясау.
Берәр җирлекнең атмосферасын ясау бик авыр эш: моның өчен тою органнарының барысын да эшкә җигәргә кирәк булачак. Күз белән күреп булган мәгълүматтан тыш тавыш, ис һәм хәтта температураны да сурәтләү гаять катлаулы, әмма мөһим эш.
Чыганак: mel.fm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев