Логотип Идель
Бу – тема!

3 СЕНТЯБРЬ - ҖИҢҮ КӨНЕ!

Россиядә 9 май – Бөек җиңү көнен зур масштабларда билгеләп уздырырга күнектеләр. Бар да ветераннарны искә ала, аларны олы бәйрәм белән котлый, рәхмәтен белдерә.

Әмма күпләр Икенче бөтендөнья сугышының тагын бер мөһим вагыйгасы – совет-япон сугышы турында оныталар. Әйе, бу сугыш бар бер ай тирәсе генә дәвам итә, һәлак булучылар саны да Бөек Ватан сугышындагы югалтулар белән чагыштыргысыз. Ләкин дөньяда бар нәрсә дә саннар белән генә билгеләнми шул.

Тарихи белешмә. Ике дәүләтнең чикләре якын булуы һәрвакытта диярлек сәяси яки хәрби киеренкелеккә китерә. Бигрәк тә бу дәүләтләрнең хәрби аппетитлары кечкенә максатлар белән тукланмаганда. СССР һәм Япония бервакытта да тыныч яшәүче илләр булмаган – аларның территориаль һәм сәяси аннексия, яулап алуларга һәвәслеге борынгы заманнардан килә.

[caption id="attachment_19930" align="aligncenter" width="1024"] 1945, август. Сунгари елгасы. Самурай әләмнәре – Совет гаскәриләре кулларында. Фото авторы: Рудный В. РГАКФД , 0-329228[/caption]

1904-05 еллардагы рус-япон сугышындагы җиңелү ул вакыттагы Россиядә халык тарафыннан бик авыр кабул ителә. Хакимият исә бөтенләй бу уңышсызлыкны шәхси җиңелү дип саный. 1945 елда инде ил дә башка була, хакимият тә әллә кайчан алышынган. Тик реванш теләге СССРда шактый көчле була. Бигрәк тә Япониянең Икенче бөтендөнья сугышында кайсы якта катнашуын истә тотканда.

1930 елларның икенче яртысыннан башлап, Япония белән хәрби бәрелеш булу куркынычы туа. 1938 елда Хәсән күлендә, 1939 елда Халхин-Гол елгасы (Монголия) тирәсендә локаль сугышлар булып та ала. 1940 елда Ерак Көнчыгыш фронты оештырыла. Шулай да зур сугышка барып җитми – СССР үзенең көнбатыш, Япония көнчыгыш чикләрендә туа башлаган куркынычка игътибар юнәлтә, ике дәүләт вакытлыча килешү төзеп (һөҗүм итмәү турындагы Пакт), бер-берсенә һөҗүм итмәскә вәгъдәләшәләр.

Ник Япония? Япония – нацистлар Германиясенең иң якын (территориаль түгел, идея ягыннан), иң көчле союздашы. Шулай да Ватан сугышы бетүгә СССР каршында дилемма туа – кирәкме илгә яңа сугыш. Хакимият үзе өчен инде әллә кайчан хәл итеп куйган була – һичшиксез кирәк! Тик халыкка моны аңлау бик кыен була – әле генә бер коточкыч афәттән чыгып, икенчесенә керү нигә кирәк? Күпме халык кырылды, авыл-шәһәрләр юкка чыгарылды, дөньяның асты өскә килде, әллә кайдагы самурайлар иленең безгә ни катышы бар?

Ләкин Япония тарафыннан реаль хәрби куркыныч һәм Сталинның союздашларга биргән гарантияләре хакимиятне яңа сугышны тизрәк башлап җибәрергә этәрә.

[caption id="attachment_19931" align="aligncenter" width="1024"] 1945. Байкал арты фронты. Әсир япон солдатлары.
Фото авторы: Самсонов Г. РГАКФД , 0-256828[/caption]

Совет-япон сугышы. 1945 елның 9 августы – Бөек Ватан сугышы тәмамланып, нибары 3 ай узгач, – Совет гаскәрләре 3 фронт буйлап Япониягә һөҗүмен башлый. Коры җир буйлап барган һөҗүм белән берьюлы авиация Япониянең хәрби объектларына авиаударлар ясый.

Кызыл Армия – дөньяның иң көчле армиясе – Япониянең төп хәрби көчләрен 12 көн эчендә бирелергә мәҗбүр итә. Аерым бер көрәш учаклары 10 сентябрьга кадәр саклана. Япониянең капитуляциясе турындагы Актына 1945 елның 2 сентябрендә АКШның “Миссури” линкорында кул куела.

[caption id="attachment_19933" align="aligncenter" width="1024"] 1945, 2 сентябрь. Япониянең капитуляциясе турындагы Актны имзалау тантанасы. Советлар Союзы вәкиле генерал-лейтенант К.Н.Деревянко Актка кул куя.[/caption]

Нәтиҗәләр. Кызыл Армия әлеге сугышта 12 мең тирәсе гаскәрине югалта. Япония ягыннан һәлак булучылар саны – 84 мең кеше тирәсе, 600 мең тирәсе солдат әсир ителә.

308 мең Совет солдаты һәм офицерлары медаль-орден белән бүләкләнә, шуларның 87сенә Советлар союзы Герое исеме бирелә.

СССРның Япониягә каршы сугышта катнашырга риза булуы – союздашлар өчен бик зур ярдәм була. 1945 елда Япония премьер-министры Судзуки белдерүенчә: “СССРның сугышка керүе вәзгыятьне безнең өчен бик мөшкел хәлгә куеп, моннан ары сугышны дәвам итәргә мөмкин түгел”.

Америкалы сәяси җитәкчеләр һәм тикшеренүчеләре фикеренчә, СССР сугышка катышмаган булса, союздаш илләрнең Японияне тар-мар итүе бер елдан артык вакытка кадәр (кайбер карашлар буенча – 1947 елдан сда соңрак) сузылып, АКШ һәм Бөекбритания армияләрендә һәлак булучылар саны берничә миллионнан арткан булыр иде.

1945 һәм 1946 елларда 3 сентябрь көне дәүләт бәйрәм көне булып билгеләп үтелгән, ял көне саналган. Ләкин моннан соң бу истәлекле көн онытыла төшә, зурлап билгеләп үтелми. Кызганычка, хәзерге вакытта совет-япон сугышында СССРның Җиңүе хәтта Россиянең хәрби дан көннәре исемлегенә дә кертелмәгән.

[caption id="attachment_19932" align="aligncenter" width="1024"] 1945. АКШ “Миссури” линкоры Япония ярлары тирәсендә.
Фото авторы: Петров Н. РГАКФД , 0-253493[/caption]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев