3 КӨН ЭЧЕНДӘ СЕМИНАР/ КОНТРОЛЬ ЭШкә ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ
Бүген без 3 көн эчендә семинар, мөстәкыйль, контроль эшләргә яхшы итеп әзерләнү турында киңәшләр бирәчәкбез.
Беренче көн
1. Төп дәреслекне укып чыгабыз.
2. Икенче тапкыр укыйбыз+хайлайтинг (төп мәгълүматны стикерларга язып, дәреслеккә ябыштыр).
3. Теманы өйрәнәбез (интернет, башка чыганаклар)
4. Язып нәтиҗәләр яса.
5. Сүзен сүзгә өйрәнергә кирәкле мәгълүматны аерым бер кәгазьгә язып алып, диварга беркетеп куй. Яныннан узып киктәндә һәрчак кабатлап йөр.
6. Практиканы ныгытабыз. 10 күнегү яки 10 сорауга җавап бир.
7. Видео-дәрес карыйбыз.
Икенче көн
1. Моңа кадәр язган коспект, язмаларны кычкырып укып чык.
2. Хәзер сөйләгәнеңне диктофонга яздыр.
3. Аннан яздырганын 2 кат тыңлап чык. Мисал өчен, моны савыт-саба юганда да эшләп була.
4. Өйрәнгәннәреңне кемгә дә булса сөйләп кара.
Өченче көн
1. Язганнарны карап һәм аудиоязманы тыңлап чыгабыз.
2. 30 күнегү эшлибез, 30 сорауга җавап бирәбез.
3. Кем дә булса безгә сораулар бирә, шуларга җвап бирәбез.
4. Тагын бер кат конспектларны карап, аудионы тыңлап чыгабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев