23 ФЕВРАЛЬ ТУРЫНДА ФАКТЛАР
Без 23 февраль Ватанны Саклаучылар көнен бәйрәм итәбез. Бу көн хәзер илне саклаган һәм саклаучы солдатлар көне генә түгел, ә барлык ир-атлар көне буларак та кабул ителә.
Әлеге бәйрәм турында берничә кызыклы факт:
- Исеме берничә тапкыр үзгәргән
Совет чорында бәйрәм «Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты көне» диеп йөртелгән.
- Бер көндә ике бәйрәм
Әгәр Юлиан календаренә әйләнеп кайтсак, 23 февраль хәзерге 8 мартка туры килер иде.
- Иң популяр бәйрәмнәрнең берсе
23 февраль, Яңа ел һәм 8 марттан соң, өченче иң популяр бәйрәм булып тора.
- Рәсми ял көне
2002 елдан бирле әлеге бәйрәм көнендә рәсми рәвештә ял итәләр.
- 23 февраль хатын-кызлар бәйрәме дә була ала
23 февраль ир-атлар бәйрәме генә түгел, ә армиядә хезмәт иткән яки хәрби вакыйгаларда катнашкан барлык кешеләрнең, шул исәптән хатын-кызларның да бәйрәме булып санала.
- 23 февральне башка җирләрдә дә бәйрәм итәләр
Ватанны саклаучылар көне – СССРда туган бәйрәм. Шушы зур дәүләт таркалганнан соң да аны бәйрәм итү традицияләре Союзның күпчелек элеккеге Республикаларында сакланып калган. Мәсәлән, Таҗикстан, Көньяк Осетия, Әрмәнстан, Латвия, Эстония өчен дә бу көн бездәге кебек тантаналы уза.
Фото: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев