Логотип Идель
Бу – тема!

21 КӨН ЭЧЕНДӘ - 1 ЯХШЫ ГАДӘТ

21 көн эчендә бер яхшы гадәт булдырабыз. Ниндине? Яшүсмерләрнең артык авырлыктан интегүе — көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Ничек итеп үсә торган организмга зыян салмыйча гына артык авырлыктан котылырга?

Нәрсәгә дә булса ияләшү өчен 21 көн таләп ителә. Имеш, 21 көн рәттән бер үк эшне эшләсәң ул аңга сеңә һәм син аны автоматик рәвештә эшли башлыйсың. Әйдә, бүгеннән үзебездә бер яхшы гадәт булдырабыз?

1 — Иртәнге ашны калдырма. Иртән ашамау көн дәвамында күп ашауга китерә. Йокыдан торганнан соң 2 сәгать дәвамында ни дә булса ашарга тырыш.

2 — Аксымга өстенлек бир. Ул озак вакыт тук булырга ярдәм итәр. Протеинның сыйфатлы чыганакларына өстенлек бир. Мәсәлән, йомырка, балык, йогуртка.

3 — Камыр ризыклары турында онытып тор. Ничек кенә кызыктырсалар да, алар сыйфатлы тукланырга теләүчеләр өчен уңай вариант түгел.

4 — Яшел чәй эч. Составында катехиннар булу сәбәпле, чәй метаболизмны яхшырта.

5 — Утырып ашарга тырыш. 10 гына минут вакыт табып иркенләп утырып аша. Болай эшләгәндә яхшырак тукланырсың.

6 — Иртәрәк тор. Статистикага күз салсак, иртә торучылар төз гәүдәле һәм соң торучылардан бәхетлерәк икән.

7 — Максатың турында һәрчак исеңә төшереп тор. Смартфоныңа, йә булмаса, башка күренә торган урынга искә төшерә торган язу, картинка һ.б. куярга мөмкин.

8 — Иртән торгач, пәрдәләрне ачып куй. Кояш нурлары матдәләр алмашын яхшыртырга, кәефеңне күтәрергә ярдәм итәр. Син үзеңне яхшырак хис итәрсең һәм азрак ашарсың.

9 — Иртән торуга бер стакан су эчеп куй. Су метаболизмны да яхшырта, укыйсы һәм эшлисе килү теләген дә арттыра.

10 — Берәр күңелле әйбер кара. 10 минут көлүнең 1 стакан каймакны алыштыруы турында күптәннән билгеле. Йә-йә, бочылма! Бу очракта каймак ашау авырлыгыңа берничек тә начар тәэсир итә алмаячак Киресенчә, 10 минут күңел күтәрә торган видеолар карау вакытында 20 дән 40 ка кадәр ккал. ягыла. Елмаеп-көлеп яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев