2025: МОДА ДӨНЬЯСЫН НИНДИ ТРЕНДЛАР КӨТӘ?
2025 ел – зур үзгәрешләр елы. Технологияләр, мода, мәдәният – барысы да бик тиз алышына. Технологик яңалыклар безгә яңа мөмкинлекләр ача, мәдәният безнең карашларны үзгәртә һәм мода безгә уникаль булырга мөмкинлек бирә. Минем өчен иң кызыклысы, әлбәттә, мода. Болардан чыгып, мондый сорау туа: киләсе елда мода дөньясында безне нинди үзгәрешләр көтә? Әйдәгез, карап китик!
1. 90-нчы еллар модасы
Әлеге мода хәзерге вакытта сериаллар аша яшьләргә зур йогынты ясап, яңадан популярлашып килә. Мәсәлән, 90 нчы елларда бик популяр булган «Комбинация» исемле группа турындагы сериаллда моданың төп ике юнәлеше күрсәтелә:
1) Винтаж – төрле фасонлы күлмәкләр, озын һәм кыска итәкләр.
2) Гранж – рәсемле футболкалар, кыска күлмәкләр һәм ертылган киемнәр.
2. Y2K стиле
Y2K («Year 2000») – 2000нче еллар башындагы мода, музыка, технология һәм мәдәнияткә кайту теләге. Бу чор «техно» музыка, «поп-панк» стилендәге киемнәр белән бәйле. «Y2К» вәкилләре спорт киемнәренә ачык акцентлар өстәп, классика белән берләштерергә ярата. Шулай ук әлеге стильнең төп элементы булып ятьмәле (сетка) топ, футболка яисә күлмәк тора.
3. Эко-мода:
Экомода – безнең тирә-юньне саклауга юнәлтелгән яңа мода юнәлеше. Ул түбәндәгеләрне күз алдында тота:
– органик яисә табигатькә тискәре йогынтыны аз ясый торган тукымалардан файдалану;
– җитештерүдә кулланыла торган су, электр энергиясе, төрле газлар, ташлана торган чүп-чар, химик матдәләр күләменең күрсәткечләрен киметү;
– озакка чыдый торган киемнәр җитештерү.
2025 елда без экологик яктан зыянсыз киемнәрне күбрәк күрербез. Миңа калса, бу иситкеч!
Мода вакыт һәм җәмгыятьнең көзгесе кебек, ул безнең карашларны һәм теләкләрне чагылдыра. Киләсе 2025 ел – яңа идеяләр һәм экспериментлар вакыты. Яңа стильләрне сынап карарга курыкмагыз, иҗади булыгыз һәм киенүдән ләззәт алыгыз!
Фото: Freepic.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев