Логотип Идель
Бу – тема!

2025 ЕЛНЫҢ РЕСПУБЛИКА ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ НИЧЕК ҮТТЕ?

Казанда балалар өчен Республикакүләм чыршы бәйрәме узды. Әлеге масштаблы чарада «Ялкын» журналы креаторлары да катнашты. Яшь хәбәрчебез Диләрә Шәймәрдәнова бәйрәмнән кичерешләре белән бүлешә.

Искиткеч, могҗизаларга бай булган Республикакүләм чыршы бәйрәме быел «Татнефть Арена» боз сараенда узды. «Хыялга хәрәкәт» дип аталган тамашада республикадан 8400гә якын бала катнашты. Алар арасында спорт һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләр, активистлар, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да бар.

Чараны Татарстаныбызның Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде, ул барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. «Максатларыгызга зур адымнар белән барыгыз», – дип мөрәҗәгать итте безгә Рөстәм абый.

Бәйрәмдә танылган артистлар IlGIZ, Ильсөя Бәдретдинова, Эльвин Грей, Эльмира Калимуллина, Марат Яруллин чыгыш ясады.

Чарада «Ялкын»ның креаторы Фәридә Миңнебаева да катнашты. Ул да үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште.

«Республика Яңа ел чыршысында катнашу минем өчен онытылмаслык вакыйга! Бәйрәмдә ниләр генә юк: матур җырлар, дәртле биюләр, гаҗәеп номерлар һәм тагын бик күп сюрпризлар. Чыгышлар гаять тә тәэсирле булды: самокатларда, велосипедларда төрле трюклар, хәтта һавада очып башкарылган номерлар да күрсәтелде. Биючеләрнең киемнәре аеруча кызык: кемдер Кыш Бабай булып киенгән, кемдер уенчык, кәнфит яки әкияти герой образында иде. Чакырылган кунаклар да искиткеч чыгыш ясады. Марат Яруллин һәм Илгиз Шәйхразиевның энергиясе мине аеруча сокландырды, алар залны көчле эмоцияләр, дәрт хисләр белән тутырдылар. Ә чыршы үзе искиткеч матур, якты, биек, чын мәгънәсендә «вау»! Бу бәйрәм миңа бик зур шатлык һәм Яңа ел рухы бүләк итте!», – диде Фәридә.

Бәйрәм азагында Рөстәм Миңнеханов төрле өлкәләрдә аеруча зур уңышларга ирешкән 13 укучы белән шәхсән күреште. Алар арасында 2025 нче елда Алдынгылар хәрәкәтенең «Экология һәм табигатьне саклау» юнәлешенең лидеры, Экология буенча Россия һәм Татарстанда үткәрелгән конкурслар җиңүчесе Сарман районы Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Азалия Ханнанова да бар иде.

Очрашудан соң ул күңелендә калган тәэсирләр белән уртаклашты.

«Минем өчен Рәисебез белән очрашып, кара-каршы утырып сөйләшү аңлата алмаслык бер могҗиза кебек булды. Мин Рәисебезгә үзем турында сөйләдем, уй фикерләрем белән уртаклаштым», – диде ул.

Республикакүләм чыршы бәйрәме миндә дә бары тик матур, якты хисләр генә калдырды. Мондый зур масштаблы чарада катнашуыма мин бик сөендем, горурланып карап утырдым, ә азактан һәрбер балага тәмле бүләкләр дә бирделәр. Мондый матур бәйрәмдә катнашу мөмкинлеге алга таба кызыклы проектлар эшләргә, идеяләребезне чынга ашырырга бер этәргеч булып торачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев