Логотип Идель
Бу – тема!

2025 ЕЛДА УКЫРГА ИҢ ЯХШЫ 12 КИТАП

Ел саен без үзебезгə зур китаплар исемлеге төзибез. Əмма, кызганычка каршы, тиз тормыш ритмы булганлыктан бу китапларны укырга вакыт җитми.

Тагын бер проблема – сайлау мөмкинлегенең күп булуы, бу эшне катлауландыра. Əдəбият дөньясы шундый бай, кайсы китаптан башларга да белмисең.

Сезнең тормышыгызны җиңелəйтер өчен, без сезгə 2025 елның һәр аенда уку өчен китаплар исемлеге əзерлəдек. Бу исемлек төрле жанрлардагы əсəрлəрне үз эченə ала, шуңа күрə һəркем үзенə ошаган китапны таба алыр дип ышанабыз.

Гыйнвар: Виктория Ледерман «Первокурсница», 16+

17 яшьлек Саша Телькина параллель группадан Гена исемле малайга гашыйк була, ә Генаның яраткан кызы бар. Саша чəчлəрен кыскарта, киенү рәвешен алыштыра, кызыксынуларын үзгəртə, лəкин Гена барыбер аңа битараф кала. Нəтиҗəдə Саша нишләр икән? Китап үзлəрен беренче мəхəббəт өчен үзгəртергə җыенган барлык укучы кызлар өчен файдалы.

Февраль: Зифа Кадырова «Урланган яшьлек», 16+

Хикəянең үзəгендə – бер дә күңелле булмаган Зөһрə белəн Кəримнең гаилə тормышы. Кəрим хатынын һəр кешегə көнлəшə, әмма бер көнне, тавыш-гаугадан соң, Зөһрə юкка чыга. Мəрхəмəтсез иреннəн качып, ул туган авылында, əти-əнисеннəн калган йортта кала. Шулай итеп, аның яңа тормышы башлана.

Март: Джеймс Боуэн «Уличный кот по имени Боб», 12+

Урам мəчесе Бобның өе дә булмаган музыкант Джеймска тормышының авыр вакытында ярдәм итүе, кыскача гына әйткәндә, әлеге китап песи һәм кешенең дуслыгы турында.

Апрель: Фəнис Яруллин «Сабантуй», 0+

Балалар һəм яшьүсмерлəр өчен язылган, шатлыклы, күңелле, милли колоритлы əсəр. Хикəя авылда яшəүче балаларның Сабантуй бəйрəменə əзерлəнүлəрен, бəйрəм вакытындагы уеннарда, ярышларда катнашуларын, бəйрəмнəн алган тəэсирлəрен сурəтли.

Май: Клайв Льюис «Хроники Нарнии», 6+

Клайв Стейплз Льюисның җиде китабыннан торган фэнтези циклы. Əсəрлəр төрле чорларда яшəүче балаларның тылсымлы Нарния иленə сəяхəтлəре турында сөйли.

Июнь: Макото Синкай «Она и её кот», 16+

Бервакыт кыз бер песине очрата һəм бу аның тормышын тулысынча үзгəртə. Кызның бик күп проблемалары бар: шəхси тормышы турында борчылулар, эш, көндəлек тормыш һəм бетмəс-төкəнмəс ялгызлык хисе. Хəзер аның һәр адымын песи күзəтə, лəкин кыз аны аңламый, ə песи аңа ничек ярдəм итəргə белми.

Июль: Гадел Кутуй «Тапрышылмаган хатлар», 16+

Галия Сафиуллина авылда табиб булып эшли. Галия актер Искəндəргə кияүгə чыга, лəкин алар тиз аерылышалар. Ул балалары белəн ялгыз кала һəм аларга əти – элеккеге курсташын уйлап чыгара. Еллар үткəч, ул шул кеше белəн очраша...

Август: Джон Грин: «Виноваты звезды», 16+

Яман шеш белəн авыручы ике яшүсмернең мəхəббəт тарихы. Бу хислəр аларга тормышны яңадан кабул итəргə, тормыш кыйммəтлəрен бəялəргə ярдəм итə.

Сентябрь: О.Генри «Последний лист», 6+

Нью-Йоркта яшәүче ике яшь рəссам кызның берсе үпкә ялкынсынуы белəн авырый. Ул агачтагы яфраклар саны белəн үз гомерен бəйли. Яфраклар коела бара, һəм Джонси үзен үлəчəк дип уйлый. Әсәр ни белән бетә икән?

Октябрь: Габдрахман Əбсəлəмов «Ак чəчəклəр», 16+

Әлеге роман медицина хезмəткəрлəре, табиблар тормышын сурәтли. Романның төп геройлары – татарның беренче табибы булып сурəтлəнгəн Əбүзəр Таһиров һəм яшь белгечлəр Гөлшəһидə белəн Мансур.

Ноябрь: Элис Сиболд «Милые кости», 16+

14 яшендə күршесе тарафыннан үтерелгəн Сюзи Сэлмон исемле кыз исеменнəн сөйлəнгəн тарих. Килəсе берничə ел дəвамында оҗмахка элəккəн Сюзи, якыннарының һəм үзенең үтерүчесенең тормышларын күзəтə.

Декабрь: Кейт Милфорд «Дом из зеленого стекла», 12+

Вакыйгалар Яңа ел атмосферасы белəн сугарылган. Майло исемле малай Яңа ел каникулларында килгəн сəер кунакларның серен ачарга тырыша. Ул шулай ук табылган карта кисəгенең кая алып баруын да белергə тели. Бу китапны Яңа ел бəйрəме вакытында уку бигрəк тə күңелле һəм кызыклы.

Уку процессыннан зур лəззəт алыгыз! Бу китаплар сезнең 2025 елыгызны яктыртачак һəм күп яңа белемнəр бирəчəк дип ышанабыз. Укыганнан соң үз фикерлəрегез белəн уртаклашырга онытмагыз!

Фото: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев