Логотип Идель
Бу – тема!

17 ЯШЬТӘ... 17 МИЛЛИОН!

17 яшьтә ниләр эшләргә мөмкин?

1) БДИны уңышлы тапшырырга.

2) iPhone ның яңа моделен сатып алырга.

3) Тәмле итеп пылау пешерергә өйрәнергә.

Һәм тагын бик күп гамәлләр. Ә менә Красноярскиның 13 гимназиясендә укучы Артем Кирсанов тоткан да халыкара фәнни бәйгедә катнашырга булган.

Бәйгенең дә ниндиен сайлаган бит егет. Breakthrough Junior Challenge – 13-18 яшьлек фән белән кызыксынучы егет-кызлар өчен дөньякүләм бәйге. Ул ел саен үткәрелә. Оештыручылары – Юрий (дөньяның иң абруйлы эшмәкәрләренең берсе, WhatsApp, AliExpress, AirBnB, Xiaomi кебек компанияләрнең инвесторы, Mail.Ru Group ның элеккеге хуҗаларының берсе һәм элеккеге генераль директоры) һәм Юлия Мильнер, Сергей Брин (Google компаниясенә нигез салучыларының берсе) һәм Энн Вожицки (23andMe компаниясен оештыручы), Марк Цукерберг (Facebook ка нигез салучы) һәм Присцилла Чен. Шартлары бик гади – физика, математика яки табигый фәннәргә кагылышлы кызыклы һәм креатив ролик төшерү, аны YouTube ка урнаштырып, жюри карамагына җибәрү. Видеоролик 3 минуттан озын булмаска тиеш, аның инглиз телендә булуы һәм мөмкин кадәр креатив булуы мәҗбүри. Видеоязмаларны бәяләү критерийлары – ул караучыны никадәр кызыксындыра, эләктереп ала; теманың яктыртылу дәрәҗәсе; аңлатмаларның креативлык дәрәҗәсе; сайланган теманың никадәр катлаулы булуы.

Бәйгенең финал өлешенә 16 укучы эләккән. Артемның видеоролигы Азия төбәгендә берсүзсез җиңүче дип танылган. Артем кешенең биологик сәгатьләре турында бәян итә – аларның эшчәнлеге нидән гыйбарәт, төрле үзгәрешләр нинди факторларга бәйле һ.б. Төп бәйгедә җиңү өчен егетнең мөмкинлекләре бер дигән.

Җиңүче дип таныган укучыларга бүләкләр түбәндәгечә:


* $250 000 (16,5 млн. сум) – шәхсән үзенә, әлеге акчаларны дөньяның теләсә кайсы уку йортында белем алыр өчен тотарга мөмкин;


* $50 000 (3,3 млн. сум) – укучыны бәйгегә әзерләгән укытучыга;


* $100 000 (6,6 млн.сум) – укучы белем алган мәктәпкә әлеге акча күләменә фәнни лаборатория җиһазлыйлар.


Финал өлешендә җиңүчеләрне ноябрьда зур тантана барышында игълан итәчәкләр.

Артем өчен җанатыйк, дуслар!??


[embed]https://www.youtube.com/embed/6Pz_fKJLbTE[/embed]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев