Логотип Идель
Бу – тема!

14-16 ЯШЬТӘ ЗАКОНЛЫ РӘВЕШТӘ КАЙДА ЭШЛӘП БУЛА?

Яңа телефонга акча җыясыңмы? Дусларың белән кафега йөрү өчен әти-әниеңнән акча сорыйсы килмиме? Үз акчаңны эшли башлау өчен 18 яшь тулганын көтәргә кирәк түгел. Россиядә яшүсмерләр 14 яшьтән рәсми рәвештә эшкә урнаша ала. Әмма эш вакытына һәм эш төренә кагылышлы чикләүләр бар.

Ничә яшьтән эшкә урнашырга ярый?

14 яшьтә эшкә урнашу өчен әти-әниеңнең берсенең язма ризалыгы кирәк. Эш җиңел булырга, сәламәтлегеңә зыян китермәскә һәм укуыңа комачауламаска тиеш.

15 яшьтә дә, мәктәптә укуыңны дәвам итәсең икән, әти-әниеңнең язма ризалыгы белән эшкә урнаша аласың. Гомуми белем алуны тәмамлаган 15 яшьлекләр хезмәт килешүен мөстәкыйль төзи ала.

16 яшьтә хезмәт килешүен әти-әниеңнең ризалыгыннан башка да төзергә мөмкин. Әмма 18 яшькә кадәр эш шартларына бәйле чикләүләр саклана.

 

Кайда эшләргә була?

Тәҗрибәң булмаса да, үзеңә туры килерлек эш табарга мөмкин. Менә берничә вариант:

  • Промоутер. Реклама кәгазьләре тарату, акцияләр турында сөйләү.
  • Китапханә ярдәмчесе. Китапларны тәртипкә китерү, чаралар оештыруда булышу.
  • Офис ярдәмчесе. Документларны тәртипкә китерү, мәгълүматны компьютерга кертү.
  • Яшелләндерү эшләрендә ярдәмче. Чәчәкләр утырту, үсемлекләргә су сибү, территорияне җыештыру.
  • Аниматор ярдәмчесе. Балалар бәйрәмнәрен, уеннар һәм иҗади чаралар оештыруда катнашу.
  • Контент-мейкер. Социаль челтәрләр өчен постлар язу, фото һәм видео төшерү.
  • Видеомонтажчы. Кыска видеолар монтажлау, субтитрлар өстәү.
  • Дизайнер ярдәмчесе. Афишалар, презентацияләр һәм социаль челтәрләр өчен рәсемнәр әзерләү.

Әлбәттә, һәр эш бирүченең яшькә карата үз таләпләре булырга мөмкин. Вакансия эзләгәндә моны алдан ук ачыкларга кирәк.

 

Көненә ничә сәгать эшләргә ярый?

Мәктәптә уку белән эшне бергә алып барсаң:

  • 14-15 яшьтә – көненә 2,5 сәгатькә, атнасына 12 сәгатькә кадәр;
  • 16 яшьтә – көненә 4 сәгатькә, атнасына 17,5 сәгатькә кадәр.

Каникул вакытында исә озаграк эшләргә мөмкин:

  • 14 яшьтә – көненә 4 сәгатькә кадәр;
  • 15 яшьтә – көненә 5 сәгатькә кадәр;
  • 16 яшьтә – көненә 7 сәгатькә кадәр.

Шул ук вакытта каникулларда 14–15 яшьлекләрнең эш вакыты атнасына 24 сәгатьтән, ә 16 яшьлекләрнеке 35 сәгатьтән артмаска тиеш.

 

Нинди эшләрдә эшләргә ярамый?

18 яшькә кадәр авыр йөк күтәрү, зарарлы һәм куркыныч шартларда эшләү, төнге клубларда, алкоголь һәм тәмәке продукциясен җитештерү яки сату өлкәсендә эшләү тыела.

Яшүсмерләрне, кагыйдә буларак, төнлә һәм билгеләнгән эш вакытыннан тыш эшләтергә, командировкага җибәрергә дә ярамый.

 

Эшне кайдан эзләргә?

Җәйге каникулларны көтү мәҗбүри түгел. Уку елы дәвамында да дәресләрдән буш вакытта эшләргә мөмкин.

Вакансияләрне түбәндәге урыннардан эзләп кара:

  • «Работа России» (trudvsem.ru) порталында;
  • мәшгульлек үзәкләрендә;
  • вакансияләр урнаштырыла торган сайтларда;
  • яшьләр үзәкләрендә;
  • мәктәп администрациясе аша.

Әгәр дә видео монтажлый, матур фотолар төшерә яки дизайн белән шөгыльләнә беләсең икән, үз эшләреңнән кечкенә портфолио туплап куй. Эш бирүчегә сәләтләреңне күрсәтү өчен ул бик файдалы булачак.

 

Эшкә урнашканда нәрсәләрне белергә кирәк?

Беренче тапкыр эшкә урнашканда паспорт, СНИЛС һәм, кирәк булган очракта, әти-әниеңнең язма ризалыгы сорала. Шулай ук медицина тикшерүе узарга кирәк. Аның өчен эш бирүче түләргә тиеш.

Хезмәт килешүендә хезмәт хакы, эш графигы һәм вазифаларың күрсәтелергә тиеш. Килешүнең бер нөсхәсе синдә калсын. Сүз уңаеннан, 18 яше тулмаган хезмәткәрләргә сынау срогы билгеләү тыела.

 

Мошенникларга эләкмә!

«Тәҗрибәсез генә көненә 5000 сум эшлә», «Телефоның аша бер сәгатьтә акча тап» дигән белдерүләргә юлыкканың бардыр. Мондый тәкъдимнәргә аеруча игътибарлы бул.

  • Эшкә урнашу өчен алдан акча түләмә.
  • Банк картаңны чит кешеләргә бирмә.
  • СМС аша килгән кодларны беркемгә дә әйтмә.
  • Таныш булмаган кешеләр кушуы буенча акча күчермә һәм шикле әйберләр ташыма.
  • Хезмәт килешүен укымыйча имзалама.

Беренче эш урының турында әти-әниеңә дә сөйлә. Эш бирүчене һәм хезмәт шартларын бергәләп тикшерегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев