13 НЧЕ НОМЕРЛЫ ЭШ
Караңгы, шомлы залда утырам. Алда ниндидер ут җиһанны яктыртмакчы булып кабынды үзе. Әмма җиһан дигәне берничә метр белән чикләнергә булды. Каз тәннәре! Сезне кем кунакка чакырды инде? Ниндидер тавышлар да ишетелә... Алар көчәйгәннән-көчәя баралар. Кулга телефон алмыйча булмас: «Аха, прием, прием. Ишетәм, әйе. Бинада 13 билгесез объектның хәрәкәте теркәлде. Максатлары билгесез. Башка мәгълүмат юк». Пип-пип-пип... Пиппппп…

Миңа ничек тә бу кешеләрнең шәхесләрен ачыкларга кирәк, алар монда ничек килеп эләккән? Нинди максат белән? Иң мөһиме игътибарлы булырга. Һәр сүзләрен язып барырга онытмаска кирәк. Тәк, диктофон да комачауламас. Яздыру башланды.
Беренче «объектның» исем-фамилиясен билгеләүдә проблемалар тумады диярлек. Иптәшләре аны Кәрәм дип йөртә, документ буенча – Кәрим Галиев. Ул бу «операцияне» түземсезлек белән көткән, үз гаебен таный:
«Ура! Кеше ролен башкарам! Моңа хәтле сәхнәгә хайван, я тылсымлы герой гримында чыга идем. Хәзер мин Кәрәм исемле егет. Безнең төп миссия – урлау. Тамашачы мәхәббәтен, билгеле».

Икенче булып Мәдинә Галиәхмәтовадан сорау алынды. Ул монда күптән килеп эләккән икән, хәтта «корбаннар» белән:
«Мин бу төркемдә – 2022 нче елдан бирле. Беренче тапкыр «дөньяга чыгу» бик авыр бирелде. Йокламыйча, ашамыйча йөргән вакытлар. Нервылар космоска очмады гына! Әмма иң кадерле мизгелләр дә шул».
Әйтергә онытып торам икән, мин «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Унөч» спектаклен карарга килдем. Күз алдына китерегез, төн уртасында унөч яшүсмер тәрәзә аша Тукай музеена үтеп керә! Үзләренең башларына килгән уй түгелдер инде бу? Йомшак мендәргә ятып, телефон тотып ятуны кулайрак күрәдер алар. Димәк, бу төркемнең башында кемдер торырга тиеш! Мөгаен, аларны ниндидер зур кеше җитәкли. Ничек тә булса җинаять эзенә чыгарга кирәк!
Соңгы сораштырулардан соң Булат Минкинның әлеге эшкә бәйле булуы ачыкланды. Ул хәтта эшне башлап җибәрүче ролен башкарган. «Объектлар» белән берничә тапкыр очрашкан, план корыр өчен күп вакыт таләп ителмәгән. Үсмерләр үзара бу җыелышларны «тренинг» дип йөртә. Әмма иң мөһиме ул түгел. Әлеге җыелышларда танылган актер, режиссер үсмерләрнең фикерләре белән уртаклашкан, аларның төрле проблемаларга карашларын кәгазь битенә (!) язган, ягъни һәр сүз теркәлеп барган. Бүгенге көн яшьләре нәрсә белән яши, нинди кызыксынулары, куркулары бар, идеаллары нәрсәдән гыйбарәт... Һәм иң кызыгы, әлеге кәгазь битләрен үзе белән алып киткән! Тикшерү эше кискенләшә, иптәшләр!
Кайнар эзләргә төштем дигәндә генә тагын бер факт калкып чыкты. Булат Минкин әлеге мәгълүматны үзе өчен җыймаган икән! Аның хезмәттәше кем дип уйлыйсыз? Гөлүсә Батталова! Менә бу көтелмәгән борылыш дияр идем, әмма тикшерү барышында түбәндәгеләр мәгълүм булды: үзенең әсәрләре белән дан казанган Гөлүсә ханым әлеге төркем белән беренче тапкыр гына хезмәттәшлек итми икән. Инде биш «операциядә» аның материаллары кулланылган. Бүгенге вакыйгаларга килгәндә, язучы гениаль адым ясаган: ул чын үсмерләрне үз өметләре һәм куркулары призмасы аша үткәреп, сәхнәгә персонажлар рәвешендә кайтарган. Ягъни сәхнәдәге Кәрәм күпмедер өлештә тормыштагы Кәримне чагылдыра, Гаяз – Аязны. Моның өчен Булат Минкинның тренинглары кирәк булган.
Пьесаның эчтәлегенә килгәндә, ул Г. Тукайның билгесез фактларына нигезләнеп язылган. Музей иртәгә ремонтка ябыла дигән төндә яшьләр Тукай музеена үтеп керә. Аларның максаты – бәйгедә җиңеп, диңгезгә очу. Моның өчен алар шагыйрь белән бәйле экспонатлар исеменнән видео төшерәләр (бәйгегә юлланасы материал шул). Тукайның түбәтәе (чынлыкта әдип аны кимәгән – татарлык башка әйбердә чагыла дип санаган), яшь егетнең бармагын кискән көрәк, оекбаш, мендәр... Экспонатлар аша Тукайның эчке кичерешләре бәян ителә, һәм аның образы үсмерләрнең халәте белән үрелеп бара. Видео бәйгегә юллана, әмма җавап буларак аларга түбәндәге хәбәр килеп ирешә: диңгезгә 12 катнашучы гына бара ала. Ә алар 13. Кем калырга тиеш? Спектакльнең теле заманча сүзләргә бай булуы ошады. Чөнки нәкъ менә алар аша бүгенге үсмерләрнең образын аңлап була.

Әмма сорау һаман да шул: үсмерләр башында кем тора? Бу төркемнең масштабын аңлау өчен миңа Татарстан картасын өйрәнергә туры килде. «Апуш»ларның Казанда 7 штаблары булуы ачыкланды, шуның өстенә Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә быел филиаллар ачылган. Синдикатка нигез салучы – Алия Фәйзрахманова. Аның контролендә – 500дән артык агент. Бу инде үзешчән сәнгать түгәрәге генә түгел, ә татар сәхнәсе өчен кадрлар әзерләүче тулы бер экосистема.
Спектакльдән соң буш тамаша залында Алия Госман кызы белән очрашам:
– Җыелган җинаять эзе буенча сезгә чыктык. Инде җаваптан качып булмаячак. Сезнең төркемегез кайчан оешты?
– Быел без бишенче театраль сезоныбызны ачып җибәрдек. Беренче кастингыбыз 2022 нче елның февраль аенда узган иде, 150 баладан 30ы сайланып алынды. Шул ук елның җәй аенда беренче премьерабыз да куелды. Бүгенгесе көндә бездә 5-18 яшьтәге йөзек кашы булырдай балалар шөгыльләнә.
– Сезнең төп коралыгыз?
– Кайда гына катнашсак та, кая гына барсак та, спектакльләрне бары тик татар телендә генә куябыз. Безнең үзенчәлегебез шунда. Бу татар телен саклап калуда үзенә күрә бер мөһим адым да. Мөмкинлекләрне тудырган мэрыбыз Илсур Метшинга, идеяләребезне хуплап алган Гүзәл Сәгыйтовага рәхмәт.
– Студиягезнең атамасы – «Апуш». Спектакльләрегезнең барысы да Г. Тукайга багышланган дип уйларга буламы?
– Апуш ул – образ. Бай эчке дөньялы, хыяллы, зур киләчәкле татар баласы. Без дүрт ел эчендә тамашачыга 14 спектакль тәкъдим иттек, шуларның өчесе Тукайга багышланган.
Тикшерү карары: «Апуш» студиясе җәмәгать тәртибен бозуда гөнаһкяр түгел, әмма тамашачы мәхәббәтен урлауда гаепле дип табылды. Хөкем карары – бишенче юбилей сезонын аншлагларга кадәр озайту. Җинаять коралы – саф татар теле – конфискацияләнми. Тикшерү эше ябык дип игълан ителә.

Фотолар: Александр Шарагин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
Нет комментариев