11НЧЕЛӘР ӨЧЕН ОНЛАЙН ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ: КАЙДА? КАЙЧАН?
YouTube быел чыгарылыш кичәләреннән мәхрүм калучылар өчен аны онлайн уздырачак. Кайчан һәм ничек узачак ул? Кемнәр чыгыш ясар дип көтелә?
Кайчан һәм ничек узачак?
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, чыгарылыш кичәсез калган барлык укучылар өчен YouTube компаниясе үз платформасында онлайн концерт уздырырга карар кылган. Берничә сәгать дәвам итә торган кичә 6 июнь көнне туры эфирда үтәчәк.
Кемнәр чыгыш ясаячак?
Онлайн чыгарылыш кичәсенең хедлайнерлары буларак АКШның элеккеге президенты Барак Обама һәм аның хатыны, язучы Мишель Обама чыгыш ясаячак. “Dear Class of 2020” дип исемләнгән әлеге кичәдә шулай ук Леди Гага, Алиша Киз, Chloe x Halle, Zendaya, k-pop BTS төркемнәре дә катнашыр дип көтелә.
Facebook та кушыла
Facebook та читтә калмаска булган: ул да чыгарылыш кичәсе уздырырга ниятли. Көнен 15 май дип билгеләгәннәр. Кичәне танылган алып баручы Опра Уинфри башлап җибәрә. Йолдызлар арасында актриса Дженнифер Гарнер, җырчы Awkwafina, музыкант Lil Nas X һәм гимнастка Симона Байлзны да күрергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2025 - 15:45
КСЕНИЯ ДУКАЛИС КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
Нет комментариев