“100% ТАТАРСТАН”: БОРЧЫГАН СОРАВЫҢНЫ БИР
Татарстан Республикасы көнендә, ягъни 30 августта зур бер чара башланып китәргә тора. Ул 10 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Һәм анда теләгән һәркем катнаша ала. Тулырак безең язмада.
“100% Татарстан” дип исемләнгән әлеге онлайн чара – гражданнарны, эшмәкәрләрне, хакимият әгъзаларын һәм башка төрле өлкәдәге белгечләрне берләштерү һәм Татарстан үсешен планлаштыруга корылган платформа. Чараның программасы 21 юнәлештәге 100 сессиядән гыйбарәт булачак.
Онлайн-форум 100tatarstan.com сайтында 30 август көнне старт ала. 2 атна дәвамында әлеге сайтта республика тормышы турында интервью, дебатлар, дискуссияләр форматындагы видеолар чыгып барачак. Чара кысаларында оештыручылар Татарстандагы тормышның 21 аспектын (мәгариф, мәдәният, сәламәтлекне саклау, эшмәкәрлек һ.б) чагылдырырга тели.
- Форумда теләгән һәркем катнаша ала. Сайт инде эшли башлады. Теркәлә башларга мөмкин. Бу бик гади: моның өчен исем-фамилия һәм электрон почта адресын гына язарга кирәк булачак, - ди ТРның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Спикер әйтүенчә, гражданнар белән элемтә дә оештырылачак. Форумны караган һәр кеше, туры эфирга кереп, соравын, фикерен, тәкъдимнәрен калдыра ала: “Һәркем үз соравына җавап алачак”, - дип вәгъдә итә ул.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев