Бу – тема!
10 КӨН КАЛДЫ...
Гыйнвар аеның соңгы 10 көне калып бара! Ә без һәрвакытагыча һәр мизгелгә шатланып һәм аны булдыра алган кадәр файдалы һәм истә калырлык гамәлләр кылып уздырырга тарышабыз, сиңа да шуны киңәш итәбез! Киттекме?
Димәк, 10 көн. Без тәкъдим иткән биремнәрдән бөтенесен дә үтәп өлгерсәң, синнән дә маладис кеше булмый!
1. Теләкләр коллажы яса.
2. Яңа көндәлек сатып ал яки үз кулларың белән яса. Анда үз хис-кичерешләреңне, уйларыңны язып бара башла.
3. Якыннарыңны ешрак кочакла.
4. Китап яза башла. Теләсәң, үзең үк аны бастыра да аласың.
5. Дусларың белән җыелып, аулак өй үткәр.
6. Гаиләң белән фейерверк аттырыгыз.
7. Чанада шу.
8. Камыр ризыгы пешер, аны матур итеп бизә.
9. Көн дәвамында 5 яхшы гамәл кыл.
10. Кайнар шоколад әзерлә.
11. Иммунитетыңны яхшырт.
12. Мандарин һәм хөрмә аша.
13. Кичләрен шәм яндыр.
14. Кышкы фотосессия яса.
15. Кардан штаб яса.
16. Кышкы урманга сәяхәткә бар.
17. Кар атыш уйна.
18. Еллык планнарыңны төзе.
19. Театрга бар.
20. Берәр көнне кичен утырып шигырьләр укы, кычкырып укысаң, тагын да яхшырак.
21. Шугалакка бар.
22. Үзең фотога төштең, хәзер табигатьне төшер!
23. Коймак пешер!
24. Кыш бабай һәм аның командасын әвәлә.
25. Кошларга җимлек әзерлә.

25 биремне дә үтәп, безгә алар турында 25 фотоотчет юллаган кешегә "Ялкын"нан истәлекле бүләк каралган!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев