Логотип Идель
Бу – тема!

1 МИЛЛИОН ӨЧЕН 1 БАЛЛ ҖИТМӘГӘН!

Кайвакыт тормышта бер балл да хәлиткеч була ала. Чаллы егете Денис Касьянов хәзер моңа тулысынча инанган.

WorldSkills Нi-Tech 2017 Милли чемпионаты җиңүчесе Денис Касьянов – Яр Чаллы шәһәре Инженер-икътисади көллиятенең 3 курс студенты. Ул өстәмә белем алырга «Кванториум» технопаркына да йөри. Укытучылары Линар Рафаилович WorldSkills хәрәкәте турында тулырак сөйләгәч, әзерлек барачагын аңлаткач, студентлар бу юнәлешкә язылган да. Сайлап алу турлары, ярышлардан соң 15 кешедән 5 кеше калган. Алар арасында Денис яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, Екатеринбургка «Сәнәгать робототехникасы» компетенциясендә катнашырга сайлап алынган.

Денис укытучысы Линар Йосыпов белән шушы юнәлештә шөгыльләнүләренә әле ике ай гына. Тик шуңа да карамастан, көн саен уздырылган күнекмәләр нәтиҗәсен бирми калмаган. Екатеринбург шәһәреннән алтын медаль белән кайтулары шуңа дәлил булып тора. Кайвакыт күнекмәләре хәтта 12шәр сәгать тә була икән аларның!

– Екатеринбургтагы ярышлар 6 биремне үз эченә алды. Шуларның 5се – роботларда эшләү белән бәйле. Мәсәлән, ярымавтоматик рәвештә эретеп ябыштыру, плазма белән кисү, фрезирование, паллетирование. «Сәнәгать робототехникасы» компетенциясендәге 9 катнашучысы арасында иң иң яхшылары, дип табылдык. Ярышлардагы бөтен юнәлешләр арасында да абсолют чемпион алу буенча гомуми исәп бар. Абсолют җиңүчегә 1 миллион сум акча бирелә. Безгә бер миллион сум алыр өчен 1 балл җитмәде! – дип аңлатты «Ялкын»га «Кванториум» технопаркының өстәмә белем бирү педагогы, КФУның Яр Чаллы институты һәм Инженер-икътисади көллияте укытучысы, КФУның Яр Чаллы институты аспиранты Линар Йосыпов.

Әлегә студентка диплом белән медаль генә тапшырганнар. Ләкин укытучы бүләкләр булыр, дип өметләнә. Денисның потенциалы, чыннан да, зур. Егет моңа кадәр чемпионатларда катнашкач, күп күнекмәләр узгач, Екатеринбургка да шомарып бара. Ә студентның көндәшләре өчен чемпионатта катнашу әле беренче трамплин гына була икән.



– Ярышлар авыр иде. Һәрбер биремне үтәргә бары тик 1,5 сәгать кенә вакыт бирелде. Без биремнең төгәл нинди булачагын белмәдек. Шуңа күп очракта импровизациягә дә бирелергә туры килде. Әлбәттә, төп призны алу өчен 1 балл гына җитмәү күңелгә тиде инде. Тик, гомумән алганда, мин шушындый ярышларда югары дәрәҗәгә ирешүем белән бик горурланам. Чөнки мин чемпионатта әле беренче тапкыр гына катнашам, – ди Денис.

Егет ярышларга «җиңәм», дип бармаса да, күңел түрендә мондый өмете булган аның Шуңа да биремнәрен бөтен җанын-тәнен биреп үтәгән. Әлбәттә, студентка да, аның укытучысына да бу җиңү алга таба шөгыльләнү өчен бер этәргеч булып тора. Бу – киләчәктә проектлар белән эшләү өчен стимул да.

– Студентлар «Сәнәгать робототехникасы»н юнәлешендә роботларны күрү белән, моның әһәмиятле юнәлеш булуын аңлый. Җитмәсә, иртәме-соңмы бөтен эш процесслары роботлар ярдәмендә башкарылачак. Монда катнашсалар, аларга ихтыяҗ да югары булачак, – ди укытучылары.



«Кванториум» технопаркы Яр Чаллыда 2016 елның 5 февралендә генә ачылды. Тик шуңа да карамастан, бирегә йөрүче малайлар һәм кызлар яхшы нәтиҗәләре белән шаккатыра да башлаган. Мисал өчен, WorldSkills Нi-Tech 2017 ярышларындагы җиңүгә кадәр, «Кванториум» укучылар WorldSkills милли чемпионатында лазер технологияләре буенча көмеш медаль яулый. Чаллының 36нчы инновацион лицей укучылары «Мобиль робототехника» компетенциясе буенча Абу-Дабида икенче урынны алды.

Екатеринбург ярышларында шулай ук Татарстанның башка укучылары-студентлары да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:


-​ Көмеш медаль – «Авиация техникасына хезмәт күрсәтү» компетенциясе – Роза Кашапова (Казан авиация-техник көллият студенты)

-​ Алтын медаль – «Мобильная робототехника (14+)» компетенциясе – Владислав Дюбанов и Айрат Абдраков (Лаеш районының Столбище урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары)


-​ Алтын һәм көмеш медальләр – «Инженер дизайн CAD (14+)» компетенциясе – Илья Посмыгаев һәм Суфия Миннебаева (КИТТУ-КАИ каршындагы Инженер лицееның 8 сыйныф укучылары)


-​ Көмеш медаль – «Композитлар технологияләре (14+)» – Кирилл
Калинич (КИТТУ-КАИ каршындагы Инженер лицееның 8 сыйныф укучылары)


-​ Көмеш медаль – «Авиация техникасы эшләнмәләрен җыю (14+)» – Савелий Дорохов, Георгий Лепинский һәм Данил Самихин (КИТТУ-КАИ каршындагы Инженер лицееның 8 сыйныф  укучылары).


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Белешмә:

Югары технологияле сәнәгать тармакларының WorldSkills Нi-Tech 2017 Милли чемпионаты Екатеринбургта 4-7 ноябрь көннәрендә уздырылды. 30 компетенция буенча медаль алу өчен 300 яшь эшче ярышты. Катнашучылар Россиянең әйдәп бара торан холдинглары һәм корпорацияләрен тәкъдим итте. Алар белән бергә көллият һәм вуз студентлары көч сынашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев