ҮЗИЗОЛЯЦИЯ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР НӘРСӘ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНГӘН?
Үзизоляция вакытында әти-әниләрнең балалары белән уртак шөгыльләре арткан. Моның турында Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге сораштыруы күрсәтә.
Өйдә утыру аркасында әти-әниләр балалары белән вакытны күбрәк уздыра башлаган (14 процент), алар йөрәк парәләре белән күбрәк аралаша башлаган (11%). Шулай ук алар балаларының укуы белән дә күбрәк кызыксынган (6%). Шул ук вакытта әти-әниләр дистанцион укуның катлаулы булуын әйткән (6 процент). Моннан тыш, сораштырылучыларның 48 проценты балалары белән күбрәк вакыт уздырса, 46 проценты вакытларын элеккеге кебек уздыруга тугъры калган.
Үзизоляция вакытында балалар йорт яки дача хуҗалыгын алып барган (47 процент), уку биремнәрен башкарган (45 процент), әти-әниләре белән бергәләшеп телевизор караган яки радио тыңлаган (33 процент), шулай ук компьютер яки өстәл уеннарын уйнаган (33 процент). Күп кенә әти-әниләр балалар белән бергә ашарга пешергән (29 процент), китап укыган (29 процент), өстәмә белем алу белән шөгыльләнгән (28 процент).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев