ZARINA ШӘХСИ КОНЦЕРТКА ЧАКЫРА
15 сентябрь көнне 18:00 да Милли китапханә террасасында зарыгып көтелгән чара уза. Зәринә Вилданова елның соңгы җылы көннәрендә, Ilgiz, Malsi Music, The CheekLaWeek, Тимур Вәлиев катнашында, шәхси концерт оештыра. Ул дуслары һәм фикердәшләре белән бергә яраткан җырларын акустик һәм электрон вариантта башкарачак. Концерт Милли китапханәнең «Отдел искусств» концертлар сериясе кысаларында уза.
Зәринә – Әүхадиев исемендәге музыка көллиятен һәм Мәскәүнең ГИТИС чыгарылышын тәмамлаган башкаручы. Ул – Jager Music Awards музыкаль премия финалисты, Ballet Beyond Borders, Үзгәреш җиле, Татар моңы, Мин татарча сөйләшәм, Tat Cult Fest һәм башка фестивальләр катнашучысы, The CheekLaWeek төркеме һәм Sak-Sok перформансы солисткасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 июня 2026 - 14:11
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
5 июня 2026 - 11:05
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНӘ 2 МЕҢНӘН АРТЫК УКЫТУЧЫ ҖИТМИ
-
4 июня 2026 - 11:25
27 ИЮНЬДӘ КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕ УЗАЧАК
-
4 июня 2026 - 11:07
КАЗАНДА «ШОМБАЙ-ФЕСТ»VI ХАЛЫКАРА КУРЧАК ТЕАТРЛАРЫ ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
Нет комментариев