ЗАКОН БУЛГАЧ, ҮТӘРГӘ КИРӘК
4 апрель көнне Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча рейд узды. Аның барышында алгы рәт тәрәзәләре тонировкалы булган машиналарны туктаттылар.
Восход урамында «Фольксваген Поло» иясе 500 сум штраф түләргә һәм тонировканы салдырырга мәҗбүр булды. Мәгълүм булганча, бу шәхес пратикасында икенче тапкыр хокук бозу.

19 яшьлек «Киа Спектра» йөртүчесе шундый ук характердагы «җәзага» дучар булды. Моңа өстәмә итеп, эш дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль өчен элегрәк түләнмәгән штраф барлыгын ачыклады һәм яшь егеткә моның турында исенә төшерде.
Билгеле, әгәр машина йөртүче тонировканы шул ук урында алырга риза булса, инспектор кисәтү генә дә ясый ала. Әгәр машина йөртүче бу гамәле өчен икенче тапкыр туктатыла икән, аңа полиция хезмәткәренең таләбенә буйсынмау аркасында беркетмә (протокол) төзиләр. (РФ КоАП 19.3 маддәсе 1 өлеше). Аның буенча 500-1000 сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган.
Фото: Идиятуллина Лиана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 февраля 2026 - 09:47
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ БАРЛЫК ТУЛАЙ ТОРАКЛАРЫН ИКЕ-ӨЧ ЕЛ ЭЧЕНДӘ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕРГӘ ПЛАНЛАШТЫРА
-
19 февраля 2026 - 12:03
ПЕДАГОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЛАРЫНА КЕРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ: ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ УРЫНЫНА ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘ
-
18 февраля 2026 - 10:05
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ПЕРМЬДӘ УЗАЧАК ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ОЛИМПИАДАНЫҢ ФИНАЛЫНА ЧЫГА
-
17 февраля 2026 - 09:38
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН АЛУДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР БУЛЫРМЫ?
Нет комментариев