Белми калма
Зәйнәб Фәрхетдинова газета чыгара башлаган
"Язмыш сукмаклары” дигән татарча газета чыга башлады. Аның беренче саны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага багышлана.
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм “Шәһри Казан” газетында озак еллар мәдәният темасын яктыртып барган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Хәбибуллина татар телендә кызыклы басма чыгару турында күптән хыялланган булган. “Язмыш сукмаклары”ның беренче санында җырчыга багышланган язмалар урын алган. Исеменнән күренгәнчә, газетта төрле кызыклы язмышлар, гыйбрәтле вакыйгаларны яктыртып барырга исәп тоталар. Күренекле шәхесләрнең истәлекләре, артистлар тормышы, табиб киңәшләре, чайнвордлар да урнаштырып барылыр дип көтелә, ди яңа проект авторлары.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 января 2025 - 16:33
ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ 5НЧЕ ЭТАБЫ КАЗАНДА УЗАЧАК
-
9 января 2025 - 14:57
ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
Нет комментариев