ЮТУБ КАРАУ ГОМЕРНЕ ОЗЫНАЙТА?
9 яшьлек малай ваннада аңын җуйган әбисен үлемнән коткарган. Бу эштә аңа ютубтагы видеоларны карау ярдәм иткән.
Ничек булган бу хәл?
Көньяк Уэльста яшәүче малайның әбисе ваннада булган. Шул чакта аның эпилепсия өянәге башлана һәм ул бата башлый. 9 яшьлек оныгы аңа беренче ярдәм күрсәтә алган. Малай әлеге очракта нәрсәләр эшләргә кирәклеген ютубтагы видеодан карап белгәнен әйткән.
Әлеге көнне Киан 51 яшьлек әбисе Энджела белән өйдә үзе генә кала. Колагы начар ишетсә дә, ул ванна бүлмәсеннән килгән сәер тавышларны ишетеп ала. Үзенең исеме дә ишетелгән кебек тоела. Килеп керсә, ул күзләре ачык әбисенең су астында ятуын күреп ала. Киан аның башын судан чыгара һәм суны тотып тора торган бөкене тартып ала. Анан соң малай күршеләргә йөгерә, параллель рәвештә ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата.
Күпмедер вакыттан соң өйгә Кианның әнисе кайта: урамда утырган улын күреп аптырап кала һәм нәрсәдер булганлыгын аңлый. Озакламый ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитә һәм Энджеланың гомерен саклап кала.
Бүгенге көндә...
Бүгенге көндә Энджеланың хәлләре яхшы. Әмма медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, оныгы вакытында ярдәмгә килмәсә, бу хәлләрнең ахыры начар тәмалана алыр иде.
Киан үзе бу хәл турында: “Мин моңа охшаш хәлне ютубта күргән идем” , - ди икән. Аның сүзләренчә, андагы бер роликта бассейнда йөзгәндә өянәге килеп бата башлаган кызга беренче ярдәм күрсәткәннәр.
Малайның әнисе еш кына улын ютубта утыруы өчен орыша торган булган. Бу вакыйгадан соң ул ютубның да файдасы бар икән, дигән нәтиҗәгә килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев