ЮНЕСКОНЫҢ РФ КОМИССИЯСЕ «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ҺӘМ «НАШЕ ВРЕМЯ-БЕЗНЕҢ ЗАМАН»га ҮЗ ЭГИДАСЫН БИРДЕ
«Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время-Безнең заман» фестивальләренә 2023 елга ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы бирелде. Фестиваль хәрәкәтләрен оештыручылар адресына тиешле хатны комиссиянең җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе җибәрде.
«Илебезнең мәдәни мирасын саклау, шулай ук яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү инициативаларының әһәмиятен исәпкә алып, 2023 елда ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время-Безнен заман» фестивальләренә тапшырылуы турында хәбәр итүемә шатмын", – дип хәбәр итте Орджоникидзе.
Комиссия секретаре билгеләп үткәнчә, еллар дәвамында «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте, шулай ук «Наше время-Безнең заман» эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале үзләрен Татарстан Республикасының миллионлаган талантлы балалары һәм яшьләре өчен ел саен кирәк булган проектлар буларак танытты.
«Сез төзегән проектларның яшь буынның иҗади үсешенә ярдәм итү буенча мөһим эшчәнлегенең дәвамлы булуы куанычлы. Һәр фестивальдә катнашучылар саны, конкурсантларның осталык дәрәҗәсе кебек үк, үзгәрешсез арта бара», – дип ассызыклады үзенең рәсми хатында Григорий Орджоникидзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев