Белми калма
“Юнармия”челәргә БДИга балл өстиләр!
“Юнармия” хәрәкәтендә катнашучыларга БДИ балларына тагын берничә балл кушачаклар. Аларны үзләрен яхшы яктан күрсәткән укытучыларга бирәләр.
- Хәзерге вакытта безнең 20 югары уку йорты белән килешүләр бар. Алар быелдан башлап, юнармеецларга шәхси күрсәткечләр өчен БДИларына өстәмә балл бирәчәк, – ди хәрәкәтнең Төп штабы башлыгы Роман Романенко.
Тик шунысы да бар: БДИ балларына “Юнармия”дә катнашу өчен балл өстәү-өстәмәүне һәр вуз үзе хәл итә икән. Шуңа күрә бу балларга әллә ни 100 процент ышанып булмый.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Белешмә:
“Юнармия” хәрәкәте Россия Оборона министрлыгы тарафыннан булдырылган. Ул гражданнарны хәрби хезмәткә кадәр әзерләгән оешмаларны берләштерә.
Аның төп максаты – Россия географиясе һәм тарихы, аның халыклары, геройлары, галимнәре, гаскәр башлыкларына карата кызыксыну арттыру. “Юнармия”гә теләсә кайсы мәктәп укучысы, хәрби-патриотик оешма, клуб яки эзтабарлар отряды кушыла ала. Аның катнашучылары укудан бушаган арада һәйкәлләрне саклау, мәңгелек ут янында вахтада тору, волонтерлык эше бөлән шөгыльләнә, мәдәни, спорт чараларында катнаша.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
Нет комментариев