ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНА ДОКУМЕНТЛАРНЫ КАЙЧАН ТАПШЫРАСЫ?
Быел югары уку йортларына кабул итү процессы ничек оештырылачак? Документларны кайчан тапшыра башлыйсы? Әлеге сорауларга җаваплар безнең язмада.
Югары уку йортлары чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан биреп бетергәнен көтеп торачак. “Бердәм дәүләт имтиханы тәмамланганнан соң гына укырга кабул итү процессы (зачисление) башланып китәчәк”, - ди фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Дмитрий Афанасьев, - болар барысы да кыска вакыт эчендә август ахырында оештырылыр дип көтелә.
– Абитуриентларга югары уку йортларының сайтларын күзәтеп барырга киңәш итәм. Анда быелгы кабул итү кампаниясенә бәйле барлык яңалык һәм үзгәрешләр урнаштырылып барырга тиеш, - ди Афанасьев, - яңа карарлар кабул ителгән очракта югары уку йортларында кабул итү процессына бәйле үзгәрешләр булырга мөмкин. Документларны тапшырырга соңламас өчен, игътибарлы булуыгызны сорыйбыз. Уку йортларының сайтларында барлык актуаль мәгълүматның чыгарылып баруын без тикшереп торачакбыз.
Кабул итү нинди тәртиптә оештырыла?
-Укучылар якынча июль ахырына кадәр БДИ тапшырачак. Аннан имтихан тапшыруның резерв көннәре башлана. Бары шуннан соң гына кабул итү процессы башланып китәчәк. Кабул итү процессы бик кыска вакыт эчендә гадәттәге схема буенча узачак: беренче дулкында льготага ия булучылар һәм олимпиада җиңүчеләре кабул ителә, икенче дулкында – БДИ бирүчеләрнең 80%ы, өченче дулкында – калган 20% абитуриентлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев