ЮГАРЫ ТИЗЛЕКТӘГЕ ИНТЕРНЕТ - БӨТЕН АВЫЛЛАРДА
2020 нче елның ахырына кадәр Татарстанның барлык авыллары да югары тизлектәге интернетка тоташып бетәргә тиеш. Бу - барлыгы 559 белем бирү оешмасы дигән сүз.
Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлыкны камилләштерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Зиннәтуллин хәбәр иткән. Белгеч сүзләренчә, агымдагы елның 31 декабренә кадәр республикада 546 мәктәп һәм 13 көллият һәм техникум югары тизлектәге интернетка тоташырга тиеш. Нәтиҗәдә, Татарстан барлык мәктәпләрдә дә югары тизлектәге интернет булдырылган Россиядәге бердәнбер регион булып танылачак.
Рөстәм Зиннәтуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта республика мәктәпләре WI-FI белән тәэмин ителгән. Бүгенге көндә барлыгы 11 мең шундый нокта бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
11 августа 2026 - 15:29
КАЗАН МЭРИЯСЕ БДИ-2026 НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘПЛӘРНЕ АТАДЫ
-
11 августа 2026 - 15:11
БДИНЫ КАТЛАУЛАНДЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Нет комментариев