Логотип Идель
Белми калма

ҖЫРЧЫ НЮША ТУЙДА ИРЕНӘ БАГЫШЛАП ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ КАЙСЫ ҖЫРЫН ҖЫРЛАГАН? (ВИДЕО)

"Вечерний Ургант" тапшыруында, очраклы рәвештә генә Нюшаның үз туенда Хәния Фәрхи репертуарыннан җыр башкаруы билгеле булды. Сүз нинди җыр турында баруын белергә теләп, хәбәрче Нюшаның тормыш иптәше Игорь Сивов белән элемтәгә керде.


"Четыре татарина" КВН командасында уйнаган Игорь Сивов Казан мэриясендә эшләде. Бәйрәм программалары дирекциясе директоры, Универсиада ачылышы тантанасы өчен җаваплы җитәкче булды, 2014 елда мэрия башкарма комитеты аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде. Игорь хәзер студентлар спорты федерациясе президенты киңәшчесе. Быелның августында ул җырчы Нюшага өйләнде.



-  Бик матур җыр иде ул, "Җанымның яртысы" дип атала, - диде Игорь Сивов. (Игорь Сивов җырны "Җанымның яртысы" сүзләре белән хәтерли. Хәния Фәрхинең "Мәңгелек ярым син" җырында шушы сүзләр яңгырый - автор).

- Ул сезнең өчен чынлап та сюрприз булдымы, әллә беренче гаилә бәйрәмегездә татарча җырлавын шарт итеп куйдыгызмы?

- Әлбәттә, сюрприз. Бу - Нюшаның үз теләге.

Нигә нәкъ менә татарча җырларга булган икән? Мәхәббәтен рус телендә аңлатса да, каршы килмәс идегез бит?

- Мин бит- Татарстан егете, татар мохитендә, татар мәдәниятендә тәрбияләнеп үскән кеше. Шуңа күрә хатыным истәлекле сюрприз ясарга теләгән.

- Җыр сүзләрен озак өйрәндеме?

- Анысын белмим, ләкин бик тиз ятлагандыр дип уйлыйм. Ул бит бик талантлы кыз.

- Үзегез Хәния Фәрхи иҗатын яратасызмы?

- Җырлары белән таныш идем, ошый иде. Ә үз туемдагы бу сюрприздан соң мин бу җырчының иҗатына бар күңелем белән гашыйк.

- Нюшаның татар туганнары юкмы соң?

- Аның нәселендә татарлар бар.

- Туй сюрпризын безнең белән дә бүлешә алмыйсызмы?

- Юк, бу җыр безнең гаилә архивы өчен генә... Аннан соң без аны интернетка куя да алмыйбыз бит, хокуклар дигән нәрсә бар. Бәлки, киләчәктә, Нюша аны яздырып, дөньяга танытыр.

Бирсен Ходай! Хәния Фәрхинең үлемсез җырлары рус эстрадасына да үтеп керсә, ничек шәп булыр иде бит! Татар теле өчен көрәшкән көннәрдә, рус җырчылары репертуарларына татар җырларын кертсәләр дә, бу - безнең өчен зур мәртәбә! Бәлки, Татарстан килене Нюша бу өлкәдә беренче революционер булыр!



Хәния Фәрхинең "Мәңгелек ярым син" җыры 
(Р.Мифтахов көе, Ф.Мөхәммәтова сүз.)

1. Күзләремне күзләреңә төбәп,
Сиңа гына сөйләр серем бар,
Ничә еллар хыялымда йөрткән,
Мин тилмереп көткән насыйп яр.

Табышып кавышкан
Мәңгелек пармы без?
Тәңребез тиң итеп
Яраткан ярмы без?

2. Күзләремне күзләреңә төбәп,
Назларыңда килә эрисем.
Иң кадерле кешең булып кына
Янәшәңдә генә йөрисем.

Җанымның яртысы,
Мәңгелек парым син!
Сөеп һәм сөелеп
Туялмас ярым син!

3. Яшик әле аңлап күзләр аша,
Сөю хисләренең олысын,
Саклый белеп тәкъдирләргә язган
Уртак мәхәббәтнең җылысын.

Җанымның яртысы,
Мәңгелек парым син!
Сөеп һәм сөелеп
Туялмас ярым син!





http://www.intertat.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев