ҖЫРЧЫ ИЛГИЗ МӨХЕТДИНОВНЫҢ КЛИБЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, «Татар моңы» бәйгесе лауреаты, «Безнең җыр» һәм «Үзгәреш җиле - 2021» проектларында катнашучы Илгиз Мөхетдинов яңа клибын тәкъдим итте. Чарада клипның режиссеры Артем Дубинин һәм продюсерлары – Эдуард Никитин белән Нияз Сабиров та катнашты.
Моңа кадәр әле җырчы Илгиз Мөхетдиновның клиплары булмаган. Бу аның иҗади тормышында яңа бер адым булып тора. Клип «Бик бәхетле булыр идек» дип аталган җырга эшләнгән һәм ул үзенчәлекле: клип бары тик 2 көн эчендә генә төшерелеп, үз эченә кызыклы сюжетны алган. Биредә матур итеп төшерелгән мәхәббәт тә, геройның ахырда авыр кайгы кичерүе дә күрсәтелгән. Аны YouTube платформасында карау мөмкинлеге тудырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев