ЙОМГАКЛАУ ИНШАСЫНДА ИҢ ПОПУЛЯР ТЕМАЛАР НИНДИ?
Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек идарәсе 2019 елда 11 нче сыйныф укучылары язган йомгаклау иншасына нәтиҗәләр ясады. Укучыларның 98 проценты иншаны уңышлы тапшырган.
Билгеле булганча, 11нче сыйныф укучылары әлеге иншаны уңышлы язган очракта гына БДИ га кертелә. Шуңа күрә ул ел ахырындагы иң җитди контроль эшләрнең берсе булып тора.
Быел бу иншаны язуда 674 мең кеше катнашкан. Мөмкинлекләре чикле 11,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы исә изложение язган.
Темаларга килгәндә, укучыларның 39 проценты инша өчен “Өмет һәм төшенкелек” темасын сайлаган. 24 процент укучы исә “Яхшылык һәм яманлык” темасына өстенлек биргән. Укучыларда кызыксыну уятмаган темаларга килгәндә исә, ул – Л.Н. Толстойның “Сугыш һәм тынычлык” китабына 150 ел тулуга багышланган тема.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
Нет комментариев