ҖЫЛЫ КӨННӘР КАЙЧАНГА КАДӘР ДӘВАМ ИТӘР? КФУ ПРОФЕССОРЫ ҺАВА ТОРЫШЫ ТУРЫНДА
Соңгы көннәрдә җәй безне җылы, кояшлы көннәре белән шатландыра. Якын көннәрдә һава торышы нинди булыр? Бу турыда КФУ профессоры сөйли.
Татарстанда җылы һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак. Һава торышы турында тулырак КФУның метеорология кафедрасы җиткәчесе, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.
Аның сүзләренчә, җомга һәм шимбә көннәрендә коры һава торышы булачак, явым-төшем көтелми, азрак җил булуы мөмкин.
– Якын көннәрдә көндез һава торышы 23-26 градус булачак, төнлә иң түбән температура 10-12 градусны тәшкил итәчәк. Шимбә көнне кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин, - дип хәбәр итә Юрий Переведенцев.
Якшәмбе көнне республикада температура төшәчәк: көндез 17-19 градус җылы булса, төнлә 8-10 градус җылы булуы фаразлана. Дүшәмбе көнне яңгыр яварга мөмкин.
Җылы көннәрнең 22се, ягъни сишәмбе көнне кире әйләнеп кайту ихтималы зур.
– Бүгенге көндә Татарстанда уртача айлык температура 18 градусны тәшкил итә. Бу – җәйнең беренче ае өчен норма. Мәскәүдәге кебек 31 градус эсселек бездә әлегә көтелми, - ди профессор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
Нет комментариев