ҖӘЙГЕ СЕССИЯ ОНЛАЙН УЗАРГА МӨМКИН?
Санкт-Петербург хакимияте югары уку йортларына җәйге сессияне онлайн уздырырга тәкъдим итә.
Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов югары уку йортларына җәйге сессияне онлайн формада уздырырга тәкъдим итә.
– Без алдагы сессияне онлайн формада тапшырырга тәкъдим итәбез. Бүгенге заман техникасы белән бу – мөмкин эш. Әлеге гамәл аралашуны киметәчәк, сәламәтлекне саклап калырга ярдәм итәчәк, – ди ул.
Уку йортлары моңа ни дәрәҗәдә әзер?
Санкт-Петербуг дәүләт университеты (СПбГУ) җитәкчеләре әйтүенчә, алар сессияне онлайн форматта тапшырырга инде 26 март көнендә үк әзер булганнар. РАНХиГСның (Россия милли хуҗалык һәм дәүләт хезмәте академиясе) Петербургтагы филиалында дистанцион уку өчен LMS Moodle платформасын, Teams, Zoom, Skype кебек сервисларны кулланалар икән. Үзләре әйтенчә, алар аша сессияне дә тапшырып булачак. Моннан тыш, югары уку йортында балл системасы эшли. “Ул безгә белемнәрне зачет-имтихан вакытында гына түгел, ә уку елы дәвамында да бәяләргә ярдәм итә”, - ди алар.
Информацион технологияләр, механика һәм оптика милли тикшеренү университетында (ИТМО) үзләре ясаган ITMOProctor сервисын яратып кулланалар. “Анда контроль эшләрнең, сессиянең барышын тикшереп, күзәтеп була”, – ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев