ҖӘЙГЕ ЛАГЕРЬЛАР ПАНДЕМИЯДӘ НИЧЕК ЭШЛИ? (БЕРЕНЧЕ НӘТИҖӘЛӘР)
Шушы көннәрдә Татарстан лагерьларында беренче смена тәмамланды. Әлеге вакыт эчендә республиканың 92 лагеренда барлыгы 14 мең бала ял итәргә өлгергән.
Әйтергә кирәк, коронавирус инфекциясе балаларның җәге ялына шактый гына үзгәрешләр кертте. Башка еллардан аермалы буларак, быел алар лагерьларга билгеле бер вакытта кереп, махсус билгеләнгән вакытта гына чыга ала. Ягъни, кайтып-китеп йөрү, соңрак килү кебек мөмкинлек юк.
Тагын бер мөһим үзгәреш – лагерьларга әти-әниләр, туганнар, танышлар керә алмый. Моннан тыш, лагерьларны көненә ике мәртәбә җыештыру, шулай ук көнгә ике тапкыр балаларның температураларын үлчәү каралган.
Әти-әниләрнең, әлбәттә, балалары белән күрешәсе, аларның хәл-әхвәлләрен белешеп торасылары килә. Шуңа күрә лагерьлар социаль челтәрләрдәге эшчәнлеген көчәйтте. Шул рәвешле, ата-аналарга лагерьлар эшчәнлеген онлайөн күзәтү мөмкинлеге тудырылды, - дип ассызыклыйлар Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгында.
Хәзерге вакытта җәйге лагерьларның иң гөрләп торган чагы. Аларда барлыгы 55 мең бала ял итәр, дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев