Логотип Идель
Белми калма

ҖӘЙГЕ ЛАГЕРЬЛАР КАМПАНИЯСЕ СТАРТ АЛА

Бу елны 180 меңнән артык бала җәйге аланнарда ял итәчәк. Гадәттәгечә, балалар Краснодар, Кырымның сәламәтләндерү лагерьларенә дә бара алачак. Хәзерге вакытта балаларның бер өлеше инде лагерьларнең җиде көнлек кыска сменаларында ял итә. Июнь башыннан исә алар республикабызның җәйге аланнарына күпләп килә башлаячак дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков.

Ринат Садыйков шулай ук Кара диңгез ярына путевкаларның бик аз калуы турында да әйтә. Күп кенә мәктәп укучылары «Артек», «Орленок» кебек лагерьларгә барырга теләк белдерә. Моның өчен ул оешмаларның рәсми сайтына кереп, заявка тутырырга, укучының портфолиосын билгеләргә кирәк. Шуннан йомгаклау рейтингы нәтиҗәсендә аның бу ял итү урыннарына эләгү-эләкмәве хәл ителә.

Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Татарстандагы балалар лагерьларенә кешбэк системасы тарала. Әти-әниләр путевка бәясенең 50% ын кире кайтара ала, ләкин «МИР» түләү системасы аша түләгәндә ул 20 мең сумнан да артмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев