ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАРДА ДА УКЫЯЧАКБЫЗМЫ?
Укучыларның дистанцион уку форматына күчүе белем алу процессын озынайтырга мөмкин. Әле шушы көннәрдә генә Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрдә уку 8 июньгә кадәр, ягъни БДИның төп дулкыны башланганчы, дәвам итә ала, дип белдерде.
– Бүгенге вәзгыять буенча мәктәпләрнең кайберләрендә уку билгеле бер сәбәпләр аркасында 8 июньгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Алдагы вәзгыять ничек буласы гомуми вәзгыятькә бәйле булачак, кабул ителгән карарлар турында без сезгә, һичшиксез, хәбәр итәчәкбез, – ди министр.
Шунысы да бар: Кравцов БДИны тапшыру вакытын тагын бер тапкыр күчерү ихтималы булуын әйтә. Ләкин әле моның турында карар кабул ителмәгән. Мәгариф министрлыгы БДИда чыгарылыш укучыларын саклауның өстәмә чараларын кабул итәргә әзер, ләкин моның турында алдан ук уйланырга кирәк. Дистанцион укуга күчү аркасында кайбер укучыларны икенче елга калдырулары турыдагы имеш-мимешләрне министр ялган, дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев