ЯШҮСМЕРЛӘР «БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ» БРЕНД-ПЕРСОНАЖЫН БУЛДЫРУДА КАТНАША АЛА
25 мартта Казан яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша алачак. Арт-лабораториядәге дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында узачак.
Очрашуда катнашучылар мәгълүмат кампанияләре һәм брендинг эшләү турында лекция тыңлаячак, шулай ук дизайнер кураторлыгы астында 1,5 сәгатьлек практика узачак. Нәтиҗәдә, шәхси персонажлары барлыкка киләчәк. Барлык эшләрне хәрәкәтнең социаль челтәрләрендә бастырачаклар, анда кулланучылар тавыш бирү юлы белән җиңүчене сайлаячак. Иң яхшы рәсемне дизайнерлар эшләп бетерәчәк, киләчәктә бренд-персонаж Татарстандагы яшьләр чараларында кулланылачак. Бу турыда Казан мэриясе сайтында хәбәр ителә.
«Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлекчәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, очрашу 16:00 сәгатьтә Бондаренко ур., 32 адресы буенча узачак. Моннан тыш, барлык катнашучылар да республикадагы балалар медиакомандасының бер өлеше була ала. Алар белән яңа яшьләр проектларында да хезмәттәшлек итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев