ЯШҮСМЕРГӘ КОМАДАН ЧЫГАРГА АБЫЙСЫНЫҢ ШАЯРТУЫ ЯРДӘМ ИТКӘН
62 көн комада яткан яшүсмер егетне абыйсы комадан чыгарган. Юмор белән! Ничек итепме? Хәзер сөйлибез.
Тайваньдә яшәүче 18 яшьлек егет июль аенда авариягә эләгә. Аның эчке органнары зур зыян күргән була, авыр җәрәхәтләр ала. Операциядән соң хәле бераз җиңеләйсә дә, озак вакыт комадан чыга алмый. Егет барлыгы 6 операция кичергән була: баш сөяге трепанациясе, лапаротомия, нефрэктомия һәм башкалар.
Ул 2 айдан артык аңына килә алмый. Берсендә абыйсы хастаханәгә килеп, аның янына утыра да, үзенең тавык филесы ашарга җыенуын хәбәр итә. Ә тавык филесы комадагы егетнең яраткан ризыгы була. Шулчак аның пульсы ешая һәм ул аңына килә. Күпмедер вакыттан соң егетнең хәле яхшыра һәм аны хастаханәдән чыгаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 октября 2026 - 11:23
КЫШ БАБАЙ ПОЕЗДЫ КАЗАНГА 14 ДЕКАБРЬДӘ КИЛӘ
-
26 октября 2026 - 15:27
2027 ЕЛДА БДИ ҺӘМ ТДИ КАЙЧАН БУЛАЧАК?
-
26 октября 2026 - 11:52
КАЗАНДА БАЛАЛАРГА ЯҢА ЕЛ БҮЛӘКЛӘРЕ ӨЧЕН 62 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА ТОТАЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
Нет комментариев