ЯШҮСМЕР БЕР ЕЛ БУЕ ЧӘЧЕН ҮСТЕРГӘН. НИ ӨЧЕН?
Англиядәге бер яшүсмер зур максат белән бер ел буе чәчен үстергән. Максаты ни булган?
Англиядәге Карнфорт шәһәрендә яшәүче мәктәп укучысы бер ел дәвамында чәчен үстергән. Аның максаты чәчен сатып, авыру балаларга ярдәм итү булган.
2020 елның гыйнварында Мэтью Робертс телевизордан рак белән авыручы бала турында тапшыру караган. Шуннан соң чәчен үстереп, аларны авыру сәбәпле чәчсез калган балаларга парик ясауга бирергә карар кылган.
Чәчләре 40 сантиметрга җиткәч, егет чәчен койрык итеп җыеп йөргән. Моңа өстәп, Мэтью үзләрендәге хоспис өчен акча да җыярга булган. Аның бабасы Кене Дебнаме 2017 елның сентябрендә үпкә рагыннан үлгән. Әлеге изге гамәлен егет аның истәлегенә багышлый.
Башта ул 500 фунт стерлинг җыярга уйлаган булса, нәтиҗәдә 3 200 фунт җыела. Яшүсмергә әнисе Николь дә ярдәм итә: ул хәйрия лотереясе оештырып,730 фунт стрелинг акча җыйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев