Белми калма
Яшьләр көне Җанатарлар фестивале мәданчыгында узарга мөмкин
Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә “Казан” гаилә үзәге каршында эшләүче Җанатарлар фестивале мәйданчыгы алдагы елларда Яшьләр көнен үздыру урыны булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чемпионатның IT паркта урнашкан шәһәр матбугат үзәгендә җиткерде.
– Ул бик уңайлы мәйданчык. Һәм аны алга таба да файдалану турында уйланабыз. Мисал өчен, киләсе елда анда Яшьләр көнен уздырырга мөмкин. Мондагы инфраструктура берничә көнлек чаралар өчен бик уңайлы. 2019 елда, мәсәлән, Казанда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты уза. Димәк, әлеге чемпионатның да фан-фест территориясен эшләтергә мөмкин.
Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, Җанатарлар фестивале мәйданчыгы көннән-көн популярлык казана. Беренче көнне фестивальне ачу тантанасында якынча 25 мең кеше булган. Рекорд – 56 мең кеше. Кичә – 25 июньдә биредә 41 699 кеше булган.
– Без тагын да күбрәк кунакка хезмәт күрсәтергә әзер. Шул ук вакытта килүчеләр урамда эссе һава торышын да истән чыгармасын иде. Аеруча кече яшьтәге балалар белән килүчеләрнең сак һәм игътибарлы булуларын телим, – диде Ләйлә Фазлыева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
-
6 мая 2026 - 10:43
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКА ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ
-
5 мая 2026 - 10:18
КАЗАННЫҢ ЯШҮСМЕРЛӘР КЛУБЛАРЫНДА ҖИҢҮ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БУШЛАЙ МАСТЕР-КЛАССЛАР УЗАЧАК
Нет комментариев