«ЯШЬ ТАТМЕДИА JUNIOR» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӘҮГЕ МЕДИАМӘКТӘБЕ ӘЛМӘТТӘ УЗДЫ
«Ялкын» журналы Әлмәт шәһәрендә «ЯшьTатмедиа Junior» проекты кысаларында медиамәктәп оештырды. Ул Әлмәт башкарма комитеты, Әлмәт балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән тормышка ашырылды.
Төп максат – татар яшүсмерләре арасында журналистика һәм блогерлык белән кызыксынган яшүсмерләрне ачыклау һәм аларга сәләтләрен үстерергә ярдәм итү иде. Якынча ике ай дәвам иткән медиамәктәптә Әлмәт шәһәренең төрле уку йортларыннан 20гә якын укучы катнашты. Алар өчен журналистика белән бәйле дәресләр оештырылды, укучылар Инстаграм һәм ТикТок кебек мәйданчыкларда үз блогыңны алып бару серләренә төшенде.
Аеруча тырыш һәм актив укучылар «Ялкын» ютуб-каналындагы «Әйдә, киттек!» тапшыруын төшерүдә катнашты. Алар үзләрен алып баручылар ролендә сынады, Әлмәтнең кызыклы урыннары белән таныштырды.
«ЯшьTатмедиа Junior» проекты 2020 елның октябрь аеннан тормышка ашырыла. Аның максаты – Интернетта татар телендәге видотапшыруларны арттыру, аларны яшүсмерләр арасында популярлаштыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 сентября 2026 - 10:59
1 ДЕКАБРЬДӘН СМАРТФОН ҺӘМ НОУТБУКЛАРГА ЯҢА САЛЫМ КЕРТЕЛӘ
-
24 сентября 2026 - 11:04
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 14:04
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 11:38
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев