ЯХШЫЛЫК ҖИРДӘ ЯТМЫЙ
Яхшылык җирдә ятмый дип кабатларга ярата әби-бабалар, әти-әниләр. Бу сүзләрнең асыл мәгънәсе еллар белән ачыла гына бара. Чыннан да, яхшылык кылу, кешеләргә яхшылык теләү – олы күңел байлыгын таләп итә торган әйбер икән ул! Кеше күреп, сине мактасын өчен эшләнгән эш изге була алмый, вөҗданың тынычлансын өчен кылырга кирәк икән яхшылыкны!
3 декабрь көнне С.Сәйдашев исемендәге концертлар залында «Искусство добра» дип аталган социаль-культур форум узачак. Аны Бөтенроссия буйлап барган инвалидлар Декадасы кысаларында үткәрәләр. Программа буенча түгәрәк өстәл, башлап иҗат итүчен рәссамнарның күргәзмәсе һәм заманабызның иң талантлы кешеләре тарафыннан оештырылган махсус хәйрия концерты булачак. Шунысы да мөһим, алар үзләре дә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр рәтенә керә. Ләкин без аларны мөмкинлекләре чиклеләр дип атамыйк, чөнки андый олы йөрәклеләр кайча гади кешеләрдән караганда күбрәк эшләр башкара, кемнедер коткара, кемгәдер ярдәмгә ашыга...
Чарага килергә теләгегез булса, рәхим итегез. Керү ирекле! Барлык кунакларны 14:00 – фойеда күргәзмә, 14:15 – түгәрәк өстәл, ә 15:00 исә концерт көтә. Яхшы эш җирдә ятмый ул, килеп, кемгәдер рухи ярдәм күрсәтү матди ярдәмнән дә кыйммәтлерәк бит кайчак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
-
6 мая 2026 - 10:43
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКА ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ
-
5 мая 2026 - 10:18
КАЗАННЫҢ ЯШҮСМЕРЛӘР КЛУБЛАРЫНДА ҖИҢҮ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БУШЛАЙ МАСТЕР-КЛАССЛАР УЗАЧАК
Нет комментариев