ЯҢА УКУ ЕЛЫН 1 ОКТЯБРЬГӘ КҮЧЕРМӘКЧЕЛӘР
Россия Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов яңа уку елын 1 сентябрьдә түгел, ә 1 октябрьдә башларга тәкъдим итә. Әлеге тәкъдимне ул Россия Мәгариф министры Сергей Кравцовка җибәргән.
“Россиядә көн саен коронавирус инфекциясенең 5 меңнән артык очрагы ачыклана. Өстәмә ай социаль контактларның кискен үсешен киметергә ярдәм итәчәк, ковидның зур тизлек белән таралуына юл куймаячак. Шулай ук балалар һәм әти-әниләрнең төрле медицина тестлары тапшыру өчен вакытлары күбрәк булачак”, - дип белдерә Василий Власов.
Хәзер Россиядә яңа уку елы һәрвакыттагыча 1 сентябрьдә башланыр дип көтелә. Мәктәпләр яңача эшләячәк: тән температурасын үлчәү, көчәйтелгән дезинфекция мәҗбүри. Моннан тыш, балалар бер кабинеттан икенчесенә күчеп йөри алмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев