ЯҢА БӘЙГЕ: “ҮЗ ҺӨНӘРЕНДӘ ИҢ ЯХШЫСЫ”
Син аграр юнәлештә укый торган студентмы? Бәлки, инде шул юнәлештә эшлисеңдер? Алайса бу хәбәр синең өчен!
“2019-2021 елларда Татарстан Республикасының авыл яшьләре” программасы кысаларында “ТРның аграр яшьләр берләшмәсе” РТның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы һәм РТның яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә “Үз һөнәрендә иң яхшысы” («Лучший по профессии») дип исемләнгән бәйге игълан итә. Анда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән яшьләр һәм шул юнәлештә укыган студентлар катнаша ала.
Бәйгенең максаты – иң яхшы эшчеләрне ачыклау, аларның күнекмәләрен яхшырту, авыл хуҗалыгына бәйле һөнәрләрнең абруен арттыру.
Бәйге ике урында – Казанның аграр университетында һәм Ветеринария академиясендә узачак. Беренче этап теориягә багышланса, икенче этапта алар үз осталыкларын практикада күрсәтәчәк.
Теория этабында катнашучылар үз юнәлешләре буенча тест биремәре чишәчәк, практик өлештә аларга үз һөнәрләренә кагышлышлы биремнәрне үтәргә кирәк булачак. Мәсәлән, терлекнең нәрсә белән авыруын ачыкларга, беренче ярдәм күрсәтергә, техниканы җыеп-сүтәргә, сыер саву аппаратын көйләргә һ.б.
Җиңүчеләргә нәрсә бирелә?
Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар белән беррәттән акчалата премия дә тапшырылачак. 1 урынга – 10, 2 урынга – 8, 3 урынга – 6 мең. Ә инде 1 урын яулаучылар чит илгә тәҗрибә тупларга бара алачак. Урыннары булмаган кешеләр дә буш кул белән кайтып китми: аларга да диплом һәм 2 000 сум күләмендә премия тапшырыла. Студентлар арасында җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 10 ноябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин. Бәйгенең шартларын түбәндәге сылтама аша кереп карый аласыз:
http://minmol.tatarstan.ru/rus/polozhenie-o-poryadke-..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 января 2026 - 14:19
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев