Логотип Идель
Белми калма

ЯҢА БӘЙГЕ: TIKTOK АША КУНАККА ДӘШ!

“Яңарыш” республика фонды, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән  министрлыгы, Татарстан туристик волонтерлар ассамблеясы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Үз Татарстаным!" бәйгесенә старт бирә.

Катнашучыларга башкаларны туган якларының иң матур урыннары белән таныштырып, видео төшерергә һәм кунакка чакырырга тәкъдим ителә. Видеочакыру татар телендә яздырылырга тиеш. Шулай ук рус яки инглиз телләре яңгырау да шарт. Малайлар һәм кызлар үзләренең видеолары аша республика һәм илебез халкына, чит илләрдә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Видеочакырулар TikTok'та урнаштырылачак. “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова әлеге платформаның очраклы рәвештә генә сайланмавыма басым ясады. Оештыручылар бүгенге көндә яшь буын арасында популярлык казанган мәйдан бәйгегә карата кызыксыну уятачак, дип саный.

Бәйгедә 1-11 сыйныф укучылары, өстәмә белем бирү оешмаларында шөгыльләнүчеләр катнаша ала. Нәтиҗәләр сентябрь азагында ясалачак. Җиңүчеләрне Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына сәяхәт һәм Алабуга күптелле белем бирү мәктәбе белән танышу көтә.

Иҗади эшләр 30 апрельдән башлап atv2014@inbox.ru электрон почтасына кабул ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев