ҖӘЙ КӨНЕ ТАТАРСТАН БАЛАЛАРЫ КАЙЛАРДА ЯЛ ИТКӘН?
Чебешләрне көзен саныйлар, диләр. Җәйге ялга да йомгак ясар чак җитте. Быел республикабыздагы балалар кайсы лагерьларда ял итеп өлгергән? Кайларда сәламәтлекләрен ныгыткан?
Җәйнең өч ае дәвамында Татарстаннан 179 026 бала 1810 балалар сәламәтләндерү лагерында ял иткән. Төгәл саннар мондыйрак:
шәһәр читендәге 116 стационар лагерьда 87 232 кеше җәйге каникулын уздырган
шифаханә-курорт базаларындагы 13 сәламәтләндерү лагерында “Ана һәм бала” һәм “Балалар өчен” программалары буенча 5290 бала ял иткән
5250 бала Кара диңгез яры буенда урнашкан 5 лагерьда сәламәтлеген ныгыткан
12 179 кеше 72 чатырлы лагерьда булган
57 075 бала җәен 945 мәктәп яны лагеренда ял иткән
12 000 кеше – мәктәп базасында урнашкан 659 хезмәт һәм ял лагерьларында
авыр тормыш ситуациясендә калган 6207 бала һәм мөмкинлеге чикле булган 959 бала да җәй аенда төрле лагерьларда ял иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев